Дәүләт Советы депутатларының округларда эше дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар гражданнарны кабул иттеләр, "Җиңү диктанты"н яздылар, шәһәр өмәләрендә катнаштылар, шулай ук Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясе коллективын станция оешуга 110 ел тулу белән котладылар.
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Профсоюзлар федерациясе эгидасы астында республиканың данлыклы хезмәт династияләре вәкилләрен хөрмәтләү тантанасы узды. 1 Май бәйрәменә һәм Россиядә Гаилә елына багышланган тантанада республика парламенты депутатлары - ТР Профсоюзлар федерациясе рәисе Елена Кузьмичева һәм Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова катнаштылар.
Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова Түбән Новгород өлкәсе Закон чыгару Җыелышының Социаль мәсьәләләр комитеты рәисе Наталья Смотракова белән очрашты. Республика парламентында узган очрашуда күп балалы гаиләләргә ярдәм итү буенча социаль сәясәтне гамәлгә ашыру, шулай ук дуаль белем бирүне оештыру мәсьәләләре тикшерелде.
Дәүләт Советы депутатларының округларда эше дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар республика ветераннарын һәм хатын-кызларын якынлашып килүче Халыкара хатын-кызлар көне белән котладылар, татар авыллары эшкуарларының бөтенроссия җыены һәм хатын-кызларның хезмәткә хокукларына һәм гарантияләренә багышланган профсоюз форумы эшендә катнаштылар.
Дәүләт Советы депутатларының округларда эше дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” республика хәйрия акциясенә кушылды, үз сайлау округларында Белем көне уңаеннан мәктәп линейкаларында катнаштылар, татарстанлыларны Республика көне белән котладылар, шулай ук гражданнарны кабул иттеләр.
Бүген Инвалидлар декадасы кысаларында Дәүләт Советының Социаль сәясәт буенча комитет рәисе Светлана Захарова һәм иҗтимагый оешмалардан вәкилләр Казанның мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен 7 нче интернат-мәктәбендә булдылар.