Гражданнар мөрәҗәгатьләрен кабул итү һәм карау тәртибе

Татарстан Республикасы Дәүләт Советында гражданнар мөрәҗәгатьләрен кабул итү һәм карау  Россия Федерациясе Конституциясендә, Татарстан Республикасы Конституциясендә, «Россия Федерациясе гражданнары мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турында» Федераль законда  һәм «Татарстан Республикасында гражданнар мөрәҗәгатьләре турында» Татарстан Республикасы Законында, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы эшчәнлеген җайга сала торган башка норматив хокукый актларда каралган тәртиптә гамәлгә ашырыла.

Законнар нигезендә һәр граждан дәүләт органнарына, җирле үзидарә органнарына һәм аларның вазыйфаи затларына, дәүләт һәм муниципаль учреждениеләргә һәм гавами функцияләр йөкләнгән башка оешмаларга һәм  аларның вазыйфаи затларына шәхсән мөрәҗәгать итәргә, шулай ук индивидуаль һәм коллектив мөрәҗәгатьләр (гражданнар, шул исәптән юридик затлар берләшмәләренең мөрәҗәгатьләрен дә кертеп) җибәрергә  хокуклы.
Гражданнар мөрәҗәгать итү хокукыннан ихтыярый һәм үз теләкләре белән файдалана. Гражданнарның мөрәҗәгать итү хокукыннан файдалануы башка затларның хокукларын һәм ирекләрен бозмаска тиеш.

Гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау түләүсез башкарыла.

Граждан мөрәҗәгате (алга таба – мөрәҗәгать) – дәүләт органнарына, җирле үзидарә органнарына һәм аларның вазыйфаи затларына язмача яисә электрон документ рәвешендә җибәрелгән тәкъдим, гариза яки шикаять, шулай ук гражданның  дәүләт органына, җирле үзидарә органына телдән мөрәҗәгать итүе;

Тәкъдим – гражданның законнарны һәм башка норматив хокукый актларны, дәүләт органнары һәм җирле үзидарә органнары эшчәнлеген камилләштерү, иҗтимагый багланышларны үстерү, социаль-икътисадый үсешне һәм дәүләтнең, җәмгыятьнең башка тармаклары эшчәнлеген яхшырту буенча тәкъдимнәре;

Гариза – гражданның үз конституциячел хокукларын һәм ирекләрен яисә башка затларның конституциячел хокукларын һәм ирекләрен гамәлгә ашыруга ярдәм итүне үтенүе яки законнар һәм башка норматив хокукый актлар бозылу турында, дәүләт органнары һәм  җирле үзидарә органнары, аларның вазыйфаи затлары эшчәнлегендәге җитешсезлекләр хакында хәбәр итү йә бу органнар һәм аларның вазыйфаи затлары эшчәнлеген тәнкыйтьләү;

Шикаять – гражданның бозылган хокукларын, ирекләрен яисә законлы мәнфәгатьләрен яки башка затларның хокукларын, ирекләрен яисә законлы мәнфәгатьләрен торгызуны яисә яклауны үтенүе.

Дәүләт Советына мөрәҗәгатьне түбәндәгечә җибәрергә мөмкин:

  • почта аша: 420060, Казан шәһәре, Ирек мәйданы, 1 йорт;
  • электрон почта адресына: letter.gsrt@tatar.ru;
  • факс номерына  (843) 2921402;
  • Татарстан Республикасы Дәүләт Советының рәсми сайты аша  электрон документ рәвешендә (Интернет кабул итү бүлмәсе);
  • «Ачык Татарстан» порталында яисә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының рәсми сайтында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатының персональ бите аша (аерым бер депутатка мөрәҗәгать иткәндә);
  • мөрәҗәгатьне шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советына китереп бирергә мөмкин: Казан шәһәре, Ирек мәйданы, 1 йорт. Мөрәҗәгатьләр, ял һәм бәйрәм көннәреннән тыш, 9.00  – 18.00 сәгатьләрдә, җомга 16.45 сәгатькә кадәр кабул ителә, төшке аш  вакыты юк.

Мөрәҗәгатьтә түбәндәгеләрне күрсәтү мәҗбүри:

  • язмача мөрәҗәгатьтә: фамилияне, исемне, атасының исемен (булган очракта), җавап җибәреләчәк адресны; тәкъдимнең, гаризаның, шикаятьнең асылын, имзаны һәм  датаны;

Мөрәҗәгать итү үрнәге

  • электрон документ рәвешендәге мөрәҗәгатьтә: фамилияне, исемне, атасының исемен (булган очракта), җавап электрон почта аша җибәрелергә тиеш булса  – электрон почта адресын, җавап язмача җибәрелергә тиеш булса  – адресны, мөрәҗәгатьнең асылын. Граждан мондый мөрәҗәгатькә кирәкле документлар һәм материаллар кертелгән файллар теркәргә яисә документларны һәм материалларны  йә аларның күчермәләрен язмача почта аша җибәрергә хокуклы.

Мөрәҗәгатьләрне карауны тизләтер өчен Татарстан Республикасы Дәүләт Советының мөрәҗәгать җибәрелгән структур бүлекчәсе исемен яки тиешле вазыйфаи затның исемен, фамилиясен, атасының исемен яисә тиешле затның вазыйфасын күрсәтергә тәкъдим ителә.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советына кергән мөрәҗәгать, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Аппаратының Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлегендә теркәлгәннән соң, өч көн эчендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының тиешле структур бүлекчәсе җитәкчесенә яисә адресланган вазыйфаи затка тапшырыла.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм аның вазыйфаи затлары карамагындагы мәсьәләләр буенча килгән мөрәҗәгатьләрнең авторларына мөрәҗәгатьтә куелган сорауларның асылы буенча язмача җавап җибәрелә.

Язмача мөрәҗәгатьләр теркәлгәннән соң 30 көн эчендә карала. Вәкаләтле зат мөрәҗәгатьләрне карау срогын аерым очракларда 30 көнгә кадәр озайтырга хокуклы, бу хакта мөрәҗәгатьне җибәргән гражданга хәбәр ителергә тиеш.

Аерым мөрәҗәгатьләрне карау тәртибе

Язмача мөрәҗәгатьтә аны җибәргән гражданның фамилиясе яки җавап җибәрелергә тиешле адрес күрсәтелмәгән булса, мөрәҗәгатькә җавап бирелми. Мөрәҗәгатьтә хокукка каршы әзерләнә, кылына торган яисә кылынган гамәлләр турында, шулай ук аларны әзерләүче, кылучы яки кылган зат хакында белешмәләр булган очракта, мөрәҗәгать бу мәсьәләләр карала торган дәүләт органына җибәрелә.

Хөкем карарына шикаять белдерелгән мөрәҗәгать, теркәлгәннән соң җиде көн эчендә, хөкем карарына шикаять белдерү тәртибен аңлатып, мөрәҗәгатьне җибәргән гражданга юллана.

Цензурасыз сүзләр йә вазыйфаи затны, шулай ук аның гаилә әгъзаларын мыскыллау, аларның гомеренә, сәламәтлегенә һәм мөлкәтенә янау сүзләре булган язмача мөрәҗәгатьләр килгән дәүләт органы, җирле үзидарә органы яисә вазыйфаи зат мөрәҗәгатьтә куелган сорауларга җавап бирмәскә һәм мөрәҗәгать җибәргән гражданга хокуктан явыз нияттә файдалануның рөхсәт ителмәве хакында хәбәр итәргә хокуклы.  

Язмача мөрәҗәгать укырлык булмаса, аңа җавап бирелми һәм ул карау өчен дәүләт органына, җирле үзидарә органына яисә вазыйфаи затка җибәрелми, мөрәҗәгатьне җибәргән гражданга, әгәр аның фамилиясе һәм  адресы танырлык булса, мөрәҗәгать теркәлгән көннән алып җиде көн эчендә бу хакта хәбәр ителә.

Әгәр гражданның язмача мөрәҗәгатендә элек җибәрелгән  мөрәҗәгатьләрендәге сорау кабатланса, аңа бу турыда берничә тапкыр җавап юлланган булса, мөрәҗәгатьтә яңа дәлилләр китерелмәсә һәм яңа хәлләр турында сүз бармаса, әлеге мөрәҗәгать һәм элек җибәрелгән мөрәҗәгатьләр бер үк дәүләт органына, җирле үзидарә органына яки бер үк вазыйфаи затка юлланса, дәүләт органы яисә җирле үзидарә органы җитәкчесе, вазыйфаи зат  яисә шуңа вәкаләт бирелгән зат, мөрәҗәгатьне нигезсез дип санарга һәм бу мәсьәлә буенча әлеге граждан белән язышуны туктату турында карар кабул итәргә хокуклы. Мөрәҗәгатьне җибәргән гражданга бу хакта  хәбәр ителергә тиеш.

Мөрәҗәгатьтә күтәрелгән мәсьәләнең асылы буенча җавап бирү дәүләт серен яисә федераль законнар нигезендә саклана торган башка серне тәшкил итә торган белешмәләрне фаш итсә, мөрәҗәгать иткән гражданга, мондый белешмәләрне фаш итеп булмауга бәйле рәвештә, мәсьәләнең асылы буенча җавап биреп булмау турында хәбәр ителә.

 Мөрәҗәгатьтә куелган сорауның асылы буенча җавап биреп булмауга китергән сәбәпләр алга таба юкка чыгарылса, граждан тиешле дәүләт органына, җирле үзидарә органына яисә тиешле вазыйфаи затка  яңадан мөрәҗәгать итәргә хокуклы.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм аның вазыйфаи затлары карамагында булмаган мәсьәләләр буенча мөрәҗәгатьләр, бу хакта мөрәҗәгать авторларына хәбәр ителеп, җиде көн эчендә тиешле дәүләт органнарына, җирле үзидарә органнарына җибәрелә.

Язма мөрәҗәгатьләрне карау турында мәгълүматны  түбәндәге телефоннар аша алырга мөмкин:

  • (843) 2676394, 2676486, 2676487.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International