Светлана Захарова Казанның мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен 7 нче интернат-мәктәбендә булды

2019 елның 4 декабре, чәршәмбе, 16:00

Бүген Инвалидлар декадасы кысаларында Дәүләт Советының  Социаль сәясәт буенча комитет рәисе  Светлана Захарова һәм иҗтимагый оешмалардан вәкилләр Казанның мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен 7 нче интернат-мәктәбендә булдылар.

Кунаклар балаларны  махсус кунегүләр ясату өчен көйләнгән яңа техник җиһазлар белән таныштылар.  Быел «Доброшкола» проекты кысаларында интернат-мәктәптә сенсор бүлмәсе, логопед-укытучылар кабинеты барлыкка килде,  хезмәт һәм технология  кабинетларында ремонт үткәрелде. Әлбәттә, болар һәммәсе сәламәтлеге чикле балаларны социаль яраклаштыру өчен өстәмә мөмкинлекләр тудыра.

Тантаналы линейкада ноябрь  башында игълан ителгән "Чыршы уенчыкларын – үз кулларың белән!" дип аталган бәйгегә йомгак ясалды.  Светлана Захарова мәктәп укытучыларына аларның фидакарь хезмәтләре,  һәр көнне балаларга җан җылысын бирүләре өчен зур рәхмәт әйтеп, укучыларга укуларында уңышлар, мәктәп тормышының кызыклы  булуын теләде.

Бәйгедә җиңүчеләргә дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды. Хәзер мәктәп чыршыларын укучылар уз куллары белән ясаган уенчыклар бизи.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International