Округларда депутат атнасы

2022 елның 2 сентябре, җомга, 12:18

Дәүләт Советы депутатларының округларда эше дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” республика хәйрия акциясенә кушылды, үз сайлау округларында Белем көне уңаеннан мәктәп линейкаларында катнаштылар, татарстанлыларны Республика көне белән котладылар, шулай ук гражданнарны кабул иттеләр. 

1 сентябрьдә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов Казанның Идел буе районындагы 18 нче «Галәм» гимназиясе кунагы булды. Гимназия яңа уку корпусы төзелгәннән һәм гамәлдәге бинага капиталь ремонт ясаганнан соң ишекләрен ачты. "Бу мәктәп, чыннан да, шундый матур бинага лаек иде. Гимназия – Каюм Насыйри исемендәге һәм Россия Президенты премияләре лауреаты, Россиянең иң яхшы 100 мәктәбе исемлегенә керә», - диде Марат Әхмәтов. Ул укучыларны Белем көне белән котлады, аларга сәламәтлек һәм иминлек теләде.

Советлар Союзы Герое В.Х.Хаҗиев исемендәге 7 нче Яшел Үзән гомуми белем бирү мәктәбендә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов булды. Ул укучыларга уңышлар теләде һәм укытучыларга һөнәри осталыклары һәм авыр хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.

Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина Казанның Совет районының 183 нче гимназиясе укучыларын һәм ата-аналарын яңа уку елы белән котлады. Шул ук көнне Лилия Маврина Дәүләт Думасы депутаты Марат Нуриев белән бергә Казанда "Бердәм Россия" халык программасы кысаларында төзелгән Тимер юл хастаханәсе территориясендә яңа асфальтланган автомобиль юлын карады. "Халык программасы"н барысы да белә, ул безнең сайлаучылар күрсәтмәсе буенча формалаштырылган. Без халыкка һәр объект ахырына җиткереләчәк, дип вәгъдә иттек. Нәкъ менә шуңа күрә бүген без монда. Без эшләр ничек барганын, нәрсә эшләнгәнен карарга булдык", - дип билгеләп үтте Татарстан Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина.

Белем көнендә Әтнә районының Олы Әтнә мәктәбендә бәйрәм чарасында Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Лотфулла Шәфигуллин катнашты. Депутат укучыларны, аларның ата-аналарын һәм педагогларын озак көтелгән һәм шатлыклы вакыйга белән котлады һәм аларга уңышлар теләде. Шуннан соң депутат “Бердәм Россия” иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә район халкын кабул итте.

Балтач гимназиясе укучыларын Белем көне белән котларга Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Камил Нугаев килде. Педагогларны, мәктәп укучыларын һәм ата-аналарны республика җитәкчелеге исеменнән сәламләп, ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның бу истәлекле көн белән котлавын укыды.

Экология, табигатьтән файдалану һәм агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев Минзәлә районының 1нче гомуми белем мәктәбе укучыларын Белем көне белән котлады. Соңрак депутат капиталь ремонт ясалган медицина көллияте бинасын ачуда катнашты.  

Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе Леонид Якунин Баулының капиталь ремонттан соң ачылган 5 нче гомуми белем бирү мәктәбендә тантаналы линейкада булды, ул ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән котлау укыды, шулай ук 4 нче һәм 3нче мәктәпнең педагогларын һәм укучыларын яңа уку елы белән котлады. Шул ук көнне Леонид Якунин Потапово-Томбарлы урта мәктәбендә тантаналы линейкада катнашты, анда Украинада һәлак булган Станислав Герасимов истәлегенә мемориаль такта ачылды. Аннары Баулы районының  администрациясенең кабул итү бүлмәсендә депутат гражданнарны кабул итте һәм мөрәҗәгать итүчеләрнең мөрәҗәгатьләрен шәхси контроленә алды.

Азнакай муниципаль районының Актүбә шәһәр тибындагы поселогының 2нче урта мәктәбендә белем көнендә Экология, табигатьтән файдалану һәм агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте рәисе урынбасары Таһир Һадиев булды.

Белем көне уңаеннан мәктәп линейкаларына Дәүләт Советы депутатлары Шамил Яһудин, Ренат Нугайбеков, Ольга Воронова, Рамил Әхмәтов, Роза Җаббарова, Елена Кузьмичева һәм башкалар кушылды.

30 августта  Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Камил Нугаев Балтач районы халкын озак көтелгән социаль объектлар ачылу белән котлады. Борнак авылында фельдшер-акушерлык пунктының модульле бинасы төзелеше тәмамланды, анда 500 гә якын кеше ярдәм итә алачак. Шул ук көнне депутат Яңа Салавыч авылында спорт залы ачылышында катнашты, ул капиталь ремонттан соң тапшырылган иде.

Республика көнендә Дәүләт Советы депутаты Динар Бариев «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясендә катнашты. Алабуга районында депутат мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен канцтоварлар, дәфтәрләр комплекты, хезмәт һәм рәсем сәнгате дәресләре өчен җыелмалар тупланган ранецлар тапшырды.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International