Тарих һәм хәзерге заман

“Дәүләт хакимиятенең вәкиллекле һәм башкарма органнарын реформалауга бәйле рәвештә Татарстан Республикасы Конституциясенә үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында” 1994 елның 29 ноябрендәге Татарстан Республикасы Законы нигезендә республиканың югары вәкиллекле органы яңа исемгә һәм яңа статуска ия булды.
 

Югары Совет даими эшләүче вәкиллекле, закон чыгаручы һәм контрольдә тотучы дәүләт органы – Татарстан Республикасы Дәүләт Советы итеп үзгәртелде.
 

1995 елның мартында беренче чакырылыш Дәүләт Советына сайлаулар булды. Административ-территориаль һәм территориаль округлар буенча 5 ел вакытка депутатлар сайланды. 130 халык депутаты сайланды: аларның 39 “Кече парламент” оештыру кысаларында даими нигездә эшләде.
 

Дәүләт, социаль-икътисадый һәм мәдәни төзелешнең төрле өлкәләре буенча җиде даими парламент комиссияләре төзелде.
 

Парламент составында “Идел-йорт” (“Волга-дом”)  депутат төркеме һәм экологик (“яшелләр” фракциясе) фракция теркәлде.
 

Дәүләт Советы Рәисе итеп депутатлар Василий Николаевич Лихачевны сайладылар, 1998 елда аны Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшин алыштырды.
 

Икенче чакырылыш Дәүләт Советына сайлаулар 1999 елның 19 декабрендә булды. Дәүләт Советына 130 депутат сайланды, аларның 28 даими нигездә эшләде.
 

Парламент составында “Татарстан – яңа гасыр”, Татарстан җитештерүчеләрен яклау төркеме, “Бердәмлек”, “Регионнар” исемле дүрт депутат төркеме оешты.
 

Татарстан Республикасы Дәүләт Советын Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшин җитәкләде.
 

2004 елның 14 мартында яңа сайлау законнары буенча Өченче чакырылыш Дәүләт Советына сайлаулар булды. Сәяси партия вәкилләре белән бергә территориаль округ вәкилләре дә парламент депутатлары булып сайландылар. Барлыгы 100 депутат сайланды: 50 депутат – бермандатлы сайлау округлары буенча, 50 депутат – партия исемлекләре буенча.
 

Парламентта җиде комитет төзелде:

Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты;

Законлылык, регламент һәм депутат этикасы комитеты;

Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты;

Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты;

Экология, табигый ресурслар һәм җирдән файдалану комитеты;

Социаль сәясәт комитеты;

Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты.
 

Татарстан Республикасы законнарының татар һәм рус телләрендәге текстлары тәңгәллеген билгеләү комиссиясе дә оешты.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International