Яңалыклар

25
апрель, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Бүген КПРФ фракциясенең матбугат конференциясендә аның җитәкчесе Хафиз Миргалимов республика массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә "сугыш балалары" статусын билгеләүне һәм мондый статустагы ветераннарга социаль ярдәм күрсәтүне күздә тоткан закон проектын әзерләү буенча Дәүләт Советында коммунист-депутатлар берләшмәсе эше турында сөйләде. Журналистлар шул юнәлештәге төбәк законнарын кабул иткән РФ субъектлары тәҗрибәсе белән кызыксындылар.


19
апрель, 2024 ел
җомга

Бүген КПРФ фракциясе утырышы узды, анда депутатлар Дәүләт Советы Президиумы тарафыннан парламентның илле өченче утырышына кертелгән мәсьәләләрне карадылар. Шулай ук агымдагы елның апрель һәм май айларында планлаштырылган чараларны үткәрү вакыты турында да фикер алыштылар.


12
апрель, 2024 ел
җомга

Бүген Дәүләт Советында КПРФ фракциясенең киңәйтелгән утырышы узды, анда парламентарийлар Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2023 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре турындагы хисапны карадылар. Утырышта республиканың профильле министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.


29
март, 2024 ел
җомга

Бүген Дәүләт Советында КПРФ фракциясе утырышы узды, анда депутатлар парламентның илле икенче утырышының көн тәртибе мәсьәләләрен карадылар һәм язгы сессия чорында фракциянең эш планнары турында фикер алыштылар. Утырышны фракция җитәкчесе Хафиз Миргалимов үткәрде.


28
март, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Дәүләт Советында «Тәрбия һәм мәгариф өлкәсендә кадрлар дефициты. КПРФ фракциясе фикере» дигән темага матбугат конференциясе узды. Журналистларның сорауларына КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов һәм Дәүләт Советы депутаты, КПРФ фракциясе әгъзасы Фадбир Сафин җавап бирде.


15
февраль, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Дәүләт Советында КПРФ фракциясе утырышы узды, анда депутатлар Дәүләт Советының илле беренче утырышының көн тәртибен һәм депутатлар берләшмәсенең агымдагы эшчәнлеге мәсьәләләрен тикшерделәр.


26
декабрь, 2023 ел
сишәмбе

Бүген Дәүләт Советында матбугат конференциясе узды, анда КПРФ парламент фракциясенең 2023 елдагы эшенә йомгак ясалды. Журналистларның сорауларына КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов һәм Дәүләт Советы депутаты Фадбир Сафин җавап бирде. Моннан тыш, КПРФ фракциясе әгъзалары массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә КПРФның XVIII съездының төп нәтиҗәләре турында хәбәр иттеләр һәм 2024 елга депутатлар берләшмәсе эшчәнлеге планнары белән уртаклаштылар.


18
декабрь, 2023 ел
дүшәмбе

Бүген Дәүләт Советында КПРФ фракциясе утырышы узды, анда депутатлар Дәүләт Советының илленче утырышы көн тәртибен тикшерделәр, эчке туризмны үстерү турында түгәрәк өстәлгә нәтиҗә ясадылар  һәм депутатлар берләшмәсенең агымдагы эшчәнлеге мәсьәләләрен карадылар.


29
ноябрь, 2023 ел
чәршәмбе

Бүген Дәүләт Советында КПРФ фракциясе инициативасы буенча «Тарихи мирасны, милли мәдәниятләрне һәм традицияләрне саклау һәм үстерү нигезе буларак эчке туризм» дигән түгәрәк өстәл утырышы узды. Аның эшендә КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов, парламент комитетлары рәисләре урынбасарлары Ринат Гыйзәтуллин һәм Людмила Рыбакова, депутатлар Фадбир Сафин һәм Александр Комисаров, ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, муниципаль районнар, музей һәм фәнни учреждениеләр вәкилләре катнашты.


23
ноябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Дәүләт Советында КПРФ фракциясе утырышы узды, анда депутатлар парламентның кырык тугызынчы утырышы көн тәртибен тикшерделәр, шулай ук үткәрелгән түгәрәк өстәлләргә йомгак ясадылар, депутатлар берләшмәсенең агымдагы эшчәнлеге мәсьәләләрен карадылар.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International