КПРФ фракциясе утырышы узды

2024 елның 19 апреле, җомга, 09:39

Бүген КПРФ фракциясе утырышы узды, анда депутатлар Дәүләт Советы Президиумы тарафыннан парламентның илле өченче утырышына кертелгән мәсьәләләрне карадылар. Шулай ук агымдагы елның апрель һәм май айларында планлаштырылган чараларны үткәрү вакыты турында да фикер алыштылар.

КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов билгеләп үткәнчә, Дәүләт Советының илле өченче утырышында көн тәртибендәге төп мәсьәлә 2023 елда ТР Министрлар Кабинеты эшчәнлеге нәтиҗәләре турында хисап булачак. Парламент шулай ук республика закон проектларын һәм федераль закон проектларын беренче укылышта караячак.

Депутат Александр Комисаров узган атнада Дәүләт Советында узган "Идел буе федераль округы буенча торак-коммуналь хуҗалык проблемалары турында" түгәрәк өстәлгә йомгак ясады.

Утырышта апрель аенда КПРФ фракциясе әгъзаларының закон чыгару эшчәнлеге буенча планнары турында матбугат конференциясе уздырырга һәм ТР Дәүләт Советы Регламентына кертү өчен тәкъдимнәр әзерләү эшен башларга карар ителде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International