КПРФ фракциясе утырышы узды

2024 елның 15 феврале, пәнҗешәмбе, 09:33

Бүген Дәүләт Советында КПРФ фракциясе утырышы узды, анда депутатлар Дәүләт Советының илле беренче утырышының көн тәртибен һәм депутатлар берләшмәсенең агымдагы эшчәнлеге мәсьәләләрен тикшерделәр.

Дәүләт Советы Президиумы тарафыннан парламентның илле беренче утырышының көн тәртибенә кертелгән мәсьәләләрне фракция әгъзалары хупларга карар кылды.

Утырышта депутатлар шулай ук февральдә КПРФ фракциясенең матбугат конференциясен уздырырга карар кылдылар.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International