КПРФ фракциясе матбугат конференциясе уздырды

2021 елның 4 марты, пәнҗешәмбе, 12:40

Бүген Дәүләт Советында КПРФ фракциясе яшьләрне идеологик тәрбияләүнең актуаль мәсьәләләре, тарихи мирасны саклау һәм дәүләт хакимияте абруен ныгыту турында матбугат конференциясе уздырды. Республика массакүләм мәгълүмат чаралары журналистлары белән очрашуда РФ Дәүләт Думасы депутаты Юрий Синельщиков, Дәүләт Советында КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов, депутатлар Александр Комисаров һәм Артем Прокофьев катнашты.

Республика массакүләм мәгълүмат чаралары журналистлары белән очрашуны ачып, Хафиз Миргалимов искә төшергәнчә, КПРФ фракциясенең, тулаем партиянең кебек үк, яшьләрне тарихи традицияләрдә идеологик тәрбияләү мәсьәләсенә бердәм карашы бар, ул практик һәм закон чыгару эшендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып кала. "Бөтен эшләрне капитал хәл итә торган җәмгыятьтә мәгариф һәм тәрбия системасы тулысынча коммерция нигезенә күчте, - диде ул. - Барысы да түләүлегә әйләнде, мәгариф оешмалары тәрбияләмиләр, ә хезмәт күрсәтү белән шөгылләнәләр. Нәтиҗәдә, идеологик һәм патриотик тәрбия, һөнәри ориентация мәсьәләләрен кулдан ычкындырдык. Шуңа күрә яшьләрнең урамнарга чыгуларына гаҗәпләнергә кирәкми, үз сорауларына җавапларны алар митингларда эзли".    

Дәүләт Думасы депутаты Юрий Синельщиков, яшьләрнең проблемалары турында сөйләгәндә, яшьләрнең бушлай белем алу мөмкинлегеннән, алынган һөнәр буенча эшкә урнашу хокукыннан мәхрүм булуын билгеләп үтте. Аның сүзләренә караганда, федераль парламентта КПРФ фракциясе шулай ук яшьләрнең сәяси хокукларын саклау һәм яшьләр һәм балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны кисәтү мәсьәләләре турында да уйлый.

Аннары депутатлар КПРФ фракциясенең планнары һәм закон чыгару инициативалары белән кызыксынган журналистларның сорауларына җавап бирделәр. Хафиз Миргалимов шулай ук Ленин һәйкәлен реставрацияләү һәм Кокушкинодагы музейны ремонтлау барышы турында сөйләде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International