Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшинның Яз һәм Хезмәт бәйрәме уңаеннан котлавы

2024 елның 1 мае, чәршәмбе, 07:00

Хөрмәтле татарстанлылар! Сезне чын күңелдән Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлыйм!

Безнең республика эш сөючән һәм кунакчыл халкы белән дан тота. Бу бәйрәм көнендә без ветераннарга, хезмәт нәселләре ияләренә, иҗади эшчәнлеге һәм һөнәри осталыгы белән күпмилләтле Ватаныбызның икътисадый, фәнни һәм сәнәгый-технологик нигезен ныгытучы, үз эшенә җаваплы карап, аңа бөтен җанын биреп хезмәт куючы барлык кешеләргә дә олы рәхмәт сүзләрен җиткерәбез.

Бүген Татарстан – Россия Федерациясенең иң алдынгы, яшәү җәһәтеннән һәм социаль яктан иң җитеш һәм тотрыклы төбәкләрнең берсе. Без социаль-икътисадый өлкәдә мөһим өстенлекләрне билгеләдек, якындагы киләчәккә конкрет гамәлләр программасын булдырдык. Хезмәт иясенең тырыш эшчәнлеге ярдәмендә республика торак төзелеше үсеше, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү күләме һәм темплары буенча алдынгылар сафында, ул үзенең азык-төлек иминлеген тәэмин итә, социаль инфраструктураны яңартуны дәвам итә, илкүләм проектларны һәм масштаблы республика программаларын уңышлы гамәлгә ашыра, халыкның керемнәре дәрәҗәсен һәм тормыш сыйфатын яхшыртуда ныклы адымнар ясый. Без барыбыз бергә нәтиҗә булсын дип эшлибез, һәм бу юлда нинди генә авырлыклар килеп чыкмасын, аларның барысын да җиңеп чыгачакбыз.

Ышанам ки, алга таба да шулай булачак. Хәзерге көндәге «текә борылышны» лаеклы үтеп, тагын да көчлерәк булырбыз. «Данны эзләүче түгел, эшләүче таба»,           ди татар халык мәкале. Бүген һәрберебезнең Татарстан хакына игелекле гамәлләр кылу мөмкинлеге бар. Шушы иҗади юлда барыгызга да зур уңышлар телим.

Кадерле дуслар! Беренче май бәйрәме һәр буынга үзенчә якын һәм кадерле. Әмма күптән көтелгән җылы көннәргә шатлану, бакчага бару, гаилә белән табигать кочагында ял итү – болар барысы да безнең өчен уртак сөенеч. Бәйрәм көнендә сезнең барыгызга да нык сәламәтлек, күңел көрлеге һәм иминлек телим. Кунакчыл җиребездә – тынычлык, ә йортларыбызда һәрвакыт бәхет һәм муллык булсын. Бәйрәм белән!

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International