Татарстан Дәүләт Советы илнең иң ачык региональ парламенты дип танылды

2023 елның 5 июне, дүшәмбе, 10:52

ТР Дәүләт Советы 2022 ел йомгаклары буенча Россия төбәк парламентларының ачыклык рейтингында беренче урында тора. Мәгълүматлар төбәк закон чыгару органнарының Бөтенроссия бәйсез тикшеренүе барышында алынган, анда Россия Федерациясенең 85 төбәге өйрәнелгән.

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанда хакимиятнең ачыклыгы мәсьәләләренә җитди игътибар бирелә дип саный. Ә төбәк органнарының ачык булуы, аның фикеренчә, закон чыгару органнарының нәтиҗәлелеген бәяләүнең иң мөһим критерийларының берсе булып тора, чөнки закон чыгару эшчәнлегеннән тыш, депутатларның сайлаучылар белән элемтәсе, шул исәптән гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү дә мөһим.

Рейтингны бәяләү кысаларында парламент утырышларны, шулай ук комитетларның һәм комиссияләрнең утырышларын турыдан-туры трансляцияләүне оештыру, видеоархивларны ачык куллану мөмкинлеген тудыру,  социаль челтәрләрдә мәйданчыкларның булуы һәм киңәйтүе исәпкә алынган. Искәртеп узабыз, нәтиҗәле хезмәттәшлек һәм закон чыгару эше турында мәгълүмат бирү максатларында Дәүләт Советы төрле социаль челтәрләрдә тәкъдим ителгән, рәсми аккаунтлары рәсми рәвештә теркәлгән.

Закон чыгару эшенең ачыклыгын бәяләү өчен, экспертлар шулай ук кертелгән һәм кабул ителгән закон проектларының басылуын һәм аларның эш стадияләре турында мәгълүматны тикшергәннәр. Шулай ук төрле каналлар телефон, электрон почта, парламентның электрон формасы, социаль челтәрләр аша кире элемтә бәяләнгән.

 "Без алган мәгълүматлар Идел буе, Үзәк һәм Себер макрорегионнарында "төп каркас» формалашуын күрсәтә, анда төбәк парламентларының конгломератлары – ачыклык лидерлары җыела", – дип билгеләп үтә экспертлар.

Парламентларның ачыклыгы рейтингы Санкт-Петербургның "1870"  шәһәр үзидарәсен үстерү фонды тарафыннан булдырылган. Фонд "Парламент уч төбендә" ("Парламент на ладони") тикшеренүе өченче тапкыр үткәрә, алдагылары  2020 һәм 2021 елларда үткәрелгән булган.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International