Владимир Путин Җиңү көне белән котлау юллады

2024 елның 7 мае, сишәмбе, 17:19

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга Җиңү көне белән котлау хаты юллады.

"Без Ватан азатлыгын һәм бәйсезлеген яклаган, нацизмны тар-мар иткән ата-бабаларыбызның үлемсез батырлыгы белән чын күңелдән горурланабыз. Аларның фидакарьлеге һәм хак эшкә нык инанулары безнең өчен һәрвакыт туган илгә карата чын мәхәббәт үрнәге булачак, – диелә котлауда, – бу бөек патриотик традицияләр бүген дә Россия халкын берләштерә, махсус хәрби операция барышында Ватанны батырларча яклаган геройларыбызны рухландыра».

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International