Парламентарийлар киләсе елга бюджет һәм педагоглар әзерләү турында фикерләште

2020 елның 19 октябре, дүшәмбе, 15:26

Бүген Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында «2021 елга, 2022 һәм 2023 еллар план чорына Татарстан республикасы бюджеты турында» 124-6 номерлы Татарстан республикасы законы проекты хакында фикер алыштылар. Чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов һәм ТР Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина катнашты. Утырышны комитет рәисе Айрат Зарипов алып барды.

Татарстанның консолидацияләнгән бюджетында 2021 елда мәгариф тармагына 101,7 млрд сум акча планлаштырылган, дип белдерде әлеге мәсьәлә буенча чыгыш ясаучы финанс министры урынбасары Алексей Шишкин. «Мәгариф — иң күләмле һәм чыгымлы тармак. Республика казнасында 68,5 млрд сум акча каралган. Һөнәри белем бирү оешмалары, өстәмә белем учреждениеләре эшен тәэмин итү, эш хакын арттыру, чаралар уздыру ниятләнә», — диде ул.

Мәгариф өлкәсендәге чаралар үткәрүгә 4,5 млрд сум акча каралган. Бу грантлар, дәреслекләр сатып алу, яшь белгечләргә, талантларга ярдәм итү, мәктәптән тыш һәм башка чаралар.

Алексей Шишкин мәгарифне үстерүгә юнәлдерелгән чараларга 886,5 млн сум акча планлаштырылганын әйтте. Педагогика хезмәткәрләренә грант ярдәме күрсәтү, квалификацияләрен күтәрү, яңадан әзерлек уздыру, педагогик белгечлекләрдә укучы студентларга стипендияләр бирү, мәктәп китапханәләренең фондын баету, хосусый балалар бакчалары һәм оешмаларына судсидияләр бирү ниятләнә.

Балалар һәм яшьләрнең ялын оештыру, яшьләр сәясәте чараларына чыгымнар 2,9 млрд сум тирәсе булыр дип фаразлана.

«Муниципаль берәмлекләргә субвенцияләргә 20,2 млрд сум акча планлаштырырга кирәк. 2020 елда ул 17,8 млрд сум булган иде, хәзер бу сумманы арттырырга кирәк, чөнки бездә сыйныф җитәкчелеге, укучыларны ашату өчен чыгымнар өстәлде», — диде министр урынбасары.

«Мәдәният, кинематография» бүлеге буенча чыгымнар республиканың консолидацияләнгән бюджетында 14,6 млрд сум тәшкил итә. Республика казнасыннан исә 9 млрд сум бирелер дип фаразлана.

Мәдәният учреждениеләре эше өчен, мәдәният һәм кинематография өлкәсендәге чараларны гамәлгә ашыру өчен чыгымнар «2014-2025 елларга Татарстан Республикасында мәдәният үсеше» дәүләт программасы буенча планлаштырылган.

Массакүләм мәгълүмат чаралары бүлеге буенча чыгымнар 1 млрд 532 млн сум күләмендә фаразлана. Телевидение һәм радиотапшыруларга 863,7 млн сум акча, вакытлы матбугат һәм нәшриятларга 613,1 млн сум акча бүлеп бирү каралган.

Депутат Рамил Төхвәтуллин 2021 ел Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителгәнен искәртеп, киләсе елда финанслау ничек булачагы белән кызыксынды.

Алексей Шишкин финанслау дәүләт программасы кысаларында булачагын әйтте. «Бюджетта бу программалар буенча акча һәр бүлеккә беркетелгән. Телләр программасы бар бит, 100 млн сум. Бер өлеше — мәгарифкә, бер өлеше — мәдәнияткә күчерелә, нинди чаралар уздырылуына карап», — диде.

Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов телләргә кагылышлы программаларның узган еллардагы нәтиҗәлелегенә анализ ясарга кирәклеген әйтте. Бу акчалардан нәтиҗәле файдалану бурычы торырга тиешлеген ассызыклады.

Утырышта Татарстан Республикасында педагогларны әзерләүне камилләштерү һәм аларның һөнәри үсешен тәэмин итү турында да сөйләштеләр.

Быел Татарстанга «Авыл укытучысы» федераль программасы буенча Самара, Чиләбе, Киров, Оренбург, Ульяновск өлкәләреннән дә укытучылар килгән. Әлеге программа буенча килгән барлык укытучылар белән килешү төзелгән. Бу хакта Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин белдерде.

Ул авыл җирлегендә ихтыяҗ булган белгечлекләргә 13 кеше җәлеп ителгәнен әйтте. Болар — Россия Мәгариф министрлыгы квотасы буенча килгән, Россия мәктәпләрендә эш тәҗрибәсе булган катнаш дисциплина укытучылары.

«Укытучылар мәктәпләр белән хезмәт килешүләре төзегән. Җиде укытучы — Татарстаннан, икесе — Самарадан, Чиләбе, Киров, Оренбург, Ульяновск өлкәләреннән берәр кеше. Якын арада шушы программага өмет баглыйбыз», — диде Илсур Һадиуллин.

Ул бу проект буенча өч ел эчендә 39 укытучы кайтырга тиешлеген әйтте. «Кадрлар белән тәэминат проблемасын бу проект тулысы белән үк хәл итә алмаячак, шуңа күрә үз кадрларыбызны әзерләүгә зуррак игътибар бирәбез», — диде.

Министр әйтүенчә, республикада мәктәп укытучыларының квалификациясен күтәрү эше бара. «Мәгариф» илкүләм проектының «Киләчәк укытучысы» проекты нигезендә, адреслы төстә квалификация күтәрү планлаштырыла. Яшь укытучыларга ярдәм, грант ярдәме каралган.

Бүген мәгариф тармагында, шул исәптән авыл җирлегендә, иң күп вакансияләр математика, рус теле, физика, химия, биология предметлары, башлангыч сыйныф укытучыларына туры килә.

«Мәгариф һәм фән министрлыгы кадрларга ихтыяҗга анализ ясауга зур игътибар бирә. Елга ике тапкыр педагогларга ихтыяҗ буенча мониторинг уздырабыз», — диде Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин.

Ул Татарстанда һәр укытучы үз предметын бик яхшы белергә, һәм укучыны көндәшлеккә сәләтле итү өчен, кирәкле педагогик компетенцияләре булырга тиешлеген искәртте.

«Вузларда педагогик кадрлар әзерләнә, республикада бу юнәлештә барлыгы 15 мең студент белем ала. КФУ, аның Алабуга институтына һәм Яр Чаллы педагогика университетына шушы контингент студентларының 90 проценты туры килә. Соңгы елларда педагогик белгечлекләрдә укучылар саны арта. Соңгы биш елда бюджет урыннар 29 процентка артты, көндезге бүлектә урыннар — 18 процентка, читтән торып уку бүлегендә 41 процентка артты», — диде Илсур Һадиуллин.

Ул 2021-2021 уку елында алты һөнәри белем бирү йортында ун белгечлек буенча 5525 кеше белем алганын әйтте. Аларның 85 проценты үз белгечлеге буенча эшкә урнаша.

Утырышта башка мәсьәләләр дә каралды.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International