Республика бюджеты турында закон проекты Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышында каралды

2020 елның 19 октябре, дүшәмбе, 14:56

Бүген Дәүләт Советында Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышы узды, анда парламентарийлар 2021 елга һәм 2022-2023 елларның планлы чорына республика бюджеты параметрлары турында фикер алыштылар, шулай ук кайбер закон проектларын карадылар. Утырышны Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин уздырды, фикер алышуда Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина катнашты.

Республиканың социаль-икътисадый үсеш фаразы һәм республика бюджетының төп параметрлары турында икътисад министры урынбасары Олег Пелевин һәм финанслар министры урынбасары Алла Анфимова хәбәр итте.

Бюджетны формалаштыру эше барышында барлык муниципаль районнар һәм шәһәр округларының тәкъдимнәре исәпкә алынды. 45 муниципаль бюджетның, 911 җирлек бюджетларының чыгымнары буенча фаразлар төзелде. Муниципаль берәмлекләрнең барлык бюджетлары дефицитсыз дип фаразлана. 2021 елда җирле бюджетлар чыгымнарының гомуми күләме, трансфертларны исәпкә алып, 94 млрд. сум тәшкил итәчәк.

Профильле комитет башлыгы Альберт Хәбибуллин, килеп чыккан хәлләргә бәйле рәвештә Стратегия-2030 үзгәрерме, дип кызыксынды. "Стратегиянең максатлары һәм бурычлары үзгәрешсез кала, - дип җавап бирде Олег Пелевин, - максатчан күрсәткечләр үзгәрәчәкме, - сорау әлегә фикер алышу стадиясендә".

Соңгы елларда муниципалитетлар икътисады үсешенең бер юнәлеше булып кече һәм урта бизнес өчен инфраструктура төзү тора. Хәзерге вакытта республикада 80 сәнәгать мәйданчыгы, 20 сәнәгать паркы булдырылган, аларда 1484 резидент эшли, 30 меңнән артык эш урыны булдырылган. 2020 елда резидентларның акча әйләнеше 249,3 млрд. сум тәшкил иткән. «Сәнәгатьләрне тулыландыру буенча резервлар бар, - дип басым ясады Олег Пелевин, - эш дәвам итәчәк».

Бюджет проектын хуплагач һәм Дәүләт Советына аны беренче укылышта карарга тәкъдим итеп, профиль комитеты әгъзалары закон проектына берничә тәкъдим керттеләр. Аерым алганда, парламентарийлар билгеләп үткәнчә, җирле үзидарә органнарының үз вәкаләтләрен һәм муниципаль берәмлекләргә тапшырылган дәүләт вәкаләтләрен финанслау күләме җитәрлек дәрәҗәдә түгел. «Без муниципаль берәмлекләрнең, финанс тәэмин ителешен арттыру максатында, муниципаль районнарга субвенцияләр күләмен билгеләү өчен гамәлдәге нормативларга үзгәрешләр кертү кирәклеге турында борчылуын уртаклашабыз», - диде Альберт Хәбибуллин.

Моннан тыш, парламентарийлар гидротехник корылмаларны тоту һәм техник ремонтлау проблемасына аерым игътибар юнәлтте. Хәзерге вакытта муниципалитетлар балансында 689 гидротехник корылма бар. Әмма авыл җирлекләрендә, кагыйдә буларак, кирәкле белгечләр дә, матди-техник базага ия булган оешмалар да юк. 2020 елда гидротехник корылмаларны агымдагы карап тотуга муниципаль районнар бюджетларында 26,6 млн. сум каралган. Күбрәк таләп ителә. Шуңа бәйле рәвештә, комитет әгъзалары әлеге максатларга 14 млн. сум күләмендә өстәмә акча бирергә тәкъдим иттеләр.

Муниципалитетларның тагын бер бетмәс проблемасы - авыл эчендәге юлларны ремонтлау һәм аларга хезмәт күрсәтү. Начар юллар аркасында  вакытында  медицина ярдәмен күрсәтелми, балаларны мәктәп автобусларында йөртүнең куркынычсызлыгы тәэмин ителми һәм башка кыенлыклар килеп чыга. Парламентарийлар шулай ук бистә эчендәге юлларны тоту һәм агымдагы ремонтлау өлешендә өстәмә нормативлар кертергә тәкъдим иттеләр.

Беренче укылышта Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында закон проекты әзерләнде. Профильле комитет әгъзалары шулай ук аны утырышта да тикшерделәр. Әлеге документны эшләү Россия Федерациясе Конституциясенең яңа нигезләмәләрен гамәлгә ашыруга бәйле, алар, гомумроссия тавыш бирүләренә ярдәм иткәннән соң, 2020 елның 4 июлендә үз көченә кергән.

Альберт Хәбибуллин билгеләп үткәнчә, РФ Конституциясенең 95 статьясындагы 2 өлеше нигезендә Федерация Советы сенаторлардан тора. «Шуңа бәйле рәвештә, әлеге закон проекты белән ТР Сайлау кодексына үзгәрешләр кертү тәкъдим ителә, шулай ук Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм ТР Иҗтимагый палатасы турында республика законнарын федераль законнарга туры китерү өлешендә, ә атап әйткәндә, «Федерация Советы әгъзасы» төшенчәсен «Россия Федерациясе сенаторы» төшенчәсе белән алыштырырга тәкъдим ителә», - дигән мәгълүмат бирде коллегаларына профильле комитет башлыгы.

Бүген парламентарийлар комитет утырышында җирле үзидарә органнарына 2021 елда узачак Бөтенроссия халык санын алуны әзерләү һәм уздыру вәкаләтләрен бирү турында закон проектын карадылар. Муниципалитетлар исәпкә алучыларны биналар, транспорт һәм элемтә чаралары белән тәэмин итәргә, кадрлар әзерләргә, исәпкә алу кәгазьләрен һәм Бөтенроссия халык санын алу документларын саклау өчен саклана торган биналар һәм башка документлар бирергә тиеш булалар. Әлеге вәкаләтләрне гамәлгә ашыруга субвенцияләр федераль бюджетта каралган.

 Комитет утырышында башка мәсьәләләр дә каралды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International