Дәүләт Советында “Россия дөньяның геополитик картасында” дигән семинар узды

2024 елның 26 апреле, җомга, 15:07

Бүген Дәүләт Советында В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты профессоры, фәлсәфә фәннәре докторы, "Белем" җәмгыяте лекторы Олег Агапов парламент депутатлары һәм аларның ярдәмчеләре өчен "Россия дөньяның геополитик картасында" темасына семинар үткәрде. Семинарны Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина ачты.

КИУ җитәкчелегенә һәм профессор Олег Агаповка хезмәттәшлек өчен рәхмәт әйтеп, Лилия Маврина бүгенге ватанпәвәрлеккә кагылышлы актуаль мәсьәләләрнең Россия дәүләтенең дөньяда алган урынын аңлау белән тыгыз бәйләнгән булуын билгеләп үтте.

Олег Агапов семинарда катнашучыларга дөнья куркынычсызлыгы гарантларының берсе буларак Россия Федерациясенең Берләшкән милләтләр оешмасындагы роле, Россиянең Көнбатыш һәм Көнчыгыш илләре белән мөнәсәбәтләре, дөньяда БРИКСның роле һәм башкалар турында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, бүген дөньяда глобаль үзгәрешләр бара, шулар нәтиҗәсендә дөнья "яңадан сайлау"га дучар булачак, һәм бу процесста Россия хәлиткеч рольләрнең берсен уйный.

Семинар ахырында "Белем" җәмгыяте лекторы сорауларга җавап бирде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International