Бюджет комитеты алтынчы чакырылыш дәвамында башкарылган эшләре турында хисап бирде

2024 елның 19 апреле, җомга, 15:10

Парламентның бүгенге утырышында депутатлар Бюджет, салымнар һәм финанслар комитетының хисап мәгълүматын тыңладылар, аны комитет җитәкчесе Леонид Якунин тәкъдим итте. Дәүләт Советы хисапны игътибарга алды.

Леонид Якунин әйтүенчә, парламентның алтынчы чакырылышы чорында комитетның 78 утырышы уздырылган, шул исәптән 7 күчмә һәм 1 күчмә «түгәрәк өстәл» форматында, аларда 375 мәсьәлә каралган, шул исәптән 94 контроль мәсьәлә. Комитет 133 закон проектын хуплаган, шуларның 131е ТР Дәүләт Советы тарафыннан кабул ителгән, икесе закон чыгару инициативасы хокукы субъектлары тарафыннан кире алынган. Комитет депутатлары 46 закон проектын эшләүчеләр булып тора.

"Комитет өчен бюджет һәм салым сәясәте мәсьәләләре һәрвакыт мөһим булып кала, – дип билгеләп үтте Леонид Якунин. – 2019 елның октябреннән Татарстан Республикасы Бюджет кодексына 22 тапкыр үзгәрешләр кертелде. Бюджет проектын караганда ел саен парламент тыңлаулары, республиканың социаль-икътисадый үсешен фаразлауның төп параметрлары һәм чираттагы финанс елына һәм план чорына Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетын фаразлау буенча зона киңәшмәләре үткәрелде".

Биш ел эчендә республика бюджетына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү буенча закон проектлары 14 тапкыр каралган. Бюджеттагы барлык үзгәрешләр аның керем һәм чыгым өлешләрен арттыра. Бу чорда республиканың бер кешесенә бюджет белән тәэмин ителеш 2019 елда булган  72,2 мең сумнан 2023 елда 121 мең сумга кадәр арткан.

Хисапта "Федераль әһәмияттәге Мәскәү шәһәрендә, Мәскәү һәм Калуга өлкәләрендә, шулай ук Татарстан Республикасында (Татарстан) махсус салым режимын билгеләү буенча эксперимент үткәрү турында" Федераль законны кабул итү процессында башкарылган эш аерым билгеләп үтелде. Бүген бу режимда 300 меңнән артык граждан эшли һәм 2023 елда гына да бюджетка 1,4 млрд сумнан артык керем кергән, ә социаль фондларны исәпкә алганда –  2,2 млрд сум.

Татарстанда технопарклар, инновацион-технологик үзәкләр өчен оешмалар милкенә салым буенча ташламалы салым ставкасының гамәлдә булуы озайтылды, ә сәламәтлек саклау, физик культура һәм спорт ихтыяҗлары өчен кулланыла торган социаль-мәдәни өлкәгә карата оешмалар өчен 0,1 процент күләмендә түбән ставка билгеләнде.

Икътисадның реаль секторының төп тармакларына ярдәм итү максатыннан гадиләштерелгән салым системасы буенча эшкәртү производстволарында, электр энергиясе, газ, су җитештерү һәм таратуда, шулай ук төзелештә эшчәнлек алып баручы оешмалар һәм эшмәкәрләр өчен 5 процент күләмендә түбән салым ставкалары билгеләнгән, калганнары өчен ставка 15 проценттан 10 процентка кадәр киметелгән.

Шулай ук ташламалы салымнар бирү хисабына сәнәгать паркларының конкурентлыкка сәләтлелеген һәм җәлеп итүчәнлеген арттыруга юнәлдерелгән законнар кабул ителгән. Бу районнарның сәнәгать паркларында эш урыннары булдыру аша зур шәһәрләргә эшкә килеп-китеп йөрүчеләрне киметергә ярдәм итә. Бүгенге көндә эшләп килүче сәнәгать паркларында 65 меңнән артык эш урыны булдырылган,  елына 500 млрд сумга якын  продукция җитештерелә.

Хисап чорында комитет каршындагы Экспертлар советының 44 утырышы үткәрелгән, аларда 148 мәсьәлә каралган.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International