Елга порты объектларын хосусыйлаштыру шартлары төгәлләштерелә

2024 елның 19 апреле, җомга, 15:09

Бүген Дәүләт Советы утырышында дәүләт милкен хосусыйлаштыру турында республика законына үзгәрешләр кертү турында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.

Дәүләт Советы депутаты, Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты әгъзасы Марат Галиев билгеләп үткәнчә, закон проекты республика законнарын федераль законнарга туры китерү максатыннан эшләнгән. Федераль законнардагы үзгәрешләр канәгатьләнерлек хәлдә булмаган елга порты объектларын, шул исәптән порт гидротехник корылмаларын, шул исәптән причалларны, йөкне күчерү комплексларын һәм елга портында урнашкан башка милекне хосусыйлаштыру мөмкинлеген күздә тота.

Марат Галиев әйтүенчә, федераль закон нигезендә, елга портының мондый объектлары конкурс буенча сатыла, елга порталындагы канәгатьләнерлек булмаган хәлдәге объектларны сату конкурс буенча башкарыла һәм аларны хосусыйлаштыру үзенчәлекләре билгеләнә. Бу үзенчәлекләр, шул исәптән,  елга порты объектын хосусыйлаштыру шартлары турындагы карарның эчтәлегенә дә кагыла. Мондый карарда объектларны пассажирларга һәм судноларга хезмәт күрсәтү, йөк төяү, бушату, саклау һәм тапшыру, транспортның башка төрләре белән эшчәнлек максатларына туры китереп файдалану йөкләмәләре белән чикләп тору мөһим шарт буларак  кертелергә тиеш. Шулай ук елга порты объектларын сату буенча конкурс шартларында аларны ремонтлау һәм башка эшләр уздыру да каралырга мөмкин.

Шул ук вакытта елга порты объектын хосусыйлаштыру шартлары турында карарда каралган йөкләмәләрнең үтәлешен контрольдә тоту тәртибе дәүләт хакимияте органы, җирле үзидарә органы тарафыннан мөстәкыйль рәвештә билгеләнә.

"Федераль законнардагы әлеге үзгәрешләр белән бәйле рәвештә дәүләт милкен хосусыйлаштыру турындагы республика законына үзгәрешләр кертү тәкъдим ителә", – дип йомгаклады сүзен Марат Галиев.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International