Муниципаль хезмәт турында кодекска үзгәрешләр кертелде

2024 елның 19 апреле, җомга, 15:07

«Муниципаль хезмәт турында Татарстан Республикасы кодексының  341 статьясына үзгәреш кертү хакында» ТР законы проекты бүген Дәүләт Советы утырышында беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Документ муниципаль хезмәт турында ТР кодексын федераль законнардагы үзгәрешләргә туры китерүгә юнәлдерелгән.

Дәүләт Советы утырышында закон проектын тәкъдим итеп, Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин муниципаль хезмәт турында Федераль закон нигезендә нигезендә муниципаль хезмәтнең югары квалификацияле кадрлар составын формалаштыру максатыннан җирле үзидарә органнары гражданнарны шартнамә нигезендә муниципаль хезмәткә әзерләүне оештыруны гамәлгә ашыра алалар, дип аңлатты.

Алга таба муниципаль хезмәт үтү йөкләмәсе белән максатчан укыту турында шартнамә җирле үзидарә органы белән граждан арасында төзелә һәм уку тәмамланганнан соң гражданның  билгеләнгән вакыт дәвамында күрсәтелгән җирле үзидарә органында муниципаль хезмәт узу бурычын күздә тота. Максатчан укыту турында шартнамә төзү конкурс нигезендә гамәлгә ашырыла.

Республика законы белән Муниципаль хезмәт турында Татарстан Республикасы кодексына шундый ук үзгәрешләр кертү күздә тотыла.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International