Дәүләт Советы утырышында Хөкүмәт эше турындагы хисап каралды

2024 елның 19 апреле, җомга, 13:35

Бүген Дәүләт Советы утырышында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2023 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында хисап каралды. Әлеге мәсьәлә буенча төп доклад белән республика Премьер-министры Алексей Песошин чыгыш ясады.

Алексей Песошин эшнең төп нәтиҗәләренә, шулай ук социаль-икътисади тотрыклылыкны тәэмин итү һәм икътисадны үстерү буенча чараларга тукталды, өстенлекләрне билгеләде. "Татарстан Республикасы Рәисе җитәкчелегендәге  оператив штаб федераль министрлыклар, Дәүләт Думасы һәм Дәүләт Советы депутатлары, республика һәм муниципаль хакимият органнары, предприятиеләр һәм оешмалар белән уртак координацияле эшне дәвам итте», – дип билгеләп үтте республика Премьер-министры.

2023 ел нәтиҗәләре буенча тулаем төбәк продукты күләме 103,6% үсеш темпы белән 4 трл 320 млрд сум тәшкил иткән. Төп үсешне сәнәгать, төзелеш һәм сәүдә өлкәсе тәэмин итә. Җибәргән продукция күләме 4 трлн 742 млрд сумнан артып киткән. Сәнәгать җитештерүе индексы 103,3% тәшкил итә. Сәнәгать җитештерү динамикасына төп өлешне эшкәртү тармаклары тәэмин итә, алар аның гомуми күләменең 70% тан артыгын тәшкил итә. Узган ел төп капиталга инвестицияләр күләме 1 трлн 180 млрд сум тәшкил иткән, үсеш темпы 120% тан артып киткән. 2023 елда 3 млн 436 мең кв.метрдан артык торак файдалануга тапшырылган.

"Авыл хуҗалыгы тармагы өчен бик  катлаулы ел булды, – дип билгеләп үтте Алексей Песошин, – әмма, катлаулылыкларга карамастан, республиканың агросәнәгать комплексы татарстанлыларны авыл хуҗалыгы продукциясенең төп төрләре белән тулысынча тәэмин итә. 2023 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан сөт җитештерү буенча илдә беренче урында тора». Узган ел республика аграрийлары тарафыннан 3,6 млн тоннадан артык ашлык, 1,7 млн тонна шикәр чөгендере, 1,1 млн тонна бәрәңге һәм яшелчә җыелган.

Алексей Песошин Дәүләт программаларын гамәлгә ашыру мәсьәләләренә аерым тукталды. "Программаларны формалаштыруга комплекслы караш республика халкы өчен социаль инфраструктура сыйфатын шактый яхшырта, – дип басым ясады ул, – һәркемгә  заманча мәгариф, спорт, мәдәни һәм башка социаль объектларның бөтен спектрыннан файдаланырга мөмкинлек бирә».

Узган ел мәгариф учреждениеләре челтәрен модернизацияләү эше дәвам иткән. Мәсәлән, 1 мең урынга 4 балалар бакчасы, 10 меңләп  урынга  исәпләнгән 11 мәктәп һәм якын өстәмә корпус төзелгән. 234 мәгариф учреждениесе капиталь ремонтланган. 2023 елда укучыларның кайнар туклануын оештыру өчен 143 мәктәпнең ашханәләрен капиталь ремонтлауга 1 млрд.сум акча җибәрелгән.

2023 елда 53 фельдшер-акушерлык пункты, 2 поликлиника, перинаталь үзәк,  139 яңа спорт корылмасы төзелгән. Федераль һәм республика программалары кысаларында 8 авыл мәдәният йорты төзелгән, Буада мәдәният йортын реконструкцияләү тәмамланган, 32 авыл мәдәният йорты, дүрт музей, Түбән Кама районы музыка мәктәбе һәм Яшел Үзән музыка театры биналары капиталь ремонтланган.

Капиталь ремонт программасы буенча 730 күп фатирлы йорт ремонтланган. 68 җәмәгать урыны төзекләндерелгән. «Безнең ишегалды» программасы буенча 960 ишегалды территориясе төзекләндерелгән.

Торак-коммуналь өлкәдәге вәзгыятьне анализлап, Алексей Песошин проблемалы нокталарны билгеләде, аларны хәл итү югары игътибар таләп итә, чөнки алар тормышны тәэмин итү мәсьәләләренә кагыла. Беренче чиратта, бу инженерлык инфраструктурасы торышы. Алексей Песошин әйтүенчә, республикада коммуналь челтәрләрнең озынлыгы 26,5 мең километрдан артып китә, аларның өчтән бер өлеше алыштыруга мохтаҗ. Сүз су белән тәэмин итү, су чыгару һәм җылылык белән тәэмин итү челтәрләре турында бара.

ТР Премьер-министры сүзләренә караганда, коммуналь хуҗалык челтәрләрендә тузганлык һәм авариялелек проблемасын республика һәм федераль бюджетлардан финанслана торган программалар хәл итәргә ярдәм итә.

Хөкүмәт хисабы парламент утырышында актив фикер алышуга этәрде.  Быел депутатлар Хөкүмәт хисабын әзерләү кысаларында комитетлардан һәм депутат берләшмәләреннән республиканың башкарма хакимият органнары эшчәнлегенә кагылышлы  47 сорау җибәргән иде. Аларга инде җаваплар алынган. Татарстанлылар депутатларга еш мөрәҗәгать итә торган өстәмә сораулар бүген хисапны тикшерү кысаларында яңгырады.

Аерым алганда, Дәүләт Советы депутаты Николай Атласов Татарстан Хөкүмәтенә җәмәгать транспортын яңартканнары өчен рәхмәт белдереп, Чаллыда хәрәкәт итүче составны яңартуның срокларын ачыклады. Александр Комиссаров авария хәлендәге торактан кешеләрне күчерү программасын үстерү перспективалары белән кызыксынды. Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Таһир Һадиев уңышны ташламалы кредитлау программасына игътибар итте. Моннан тыш, балалар бакчалары төзү, чүп яндыру заводын эшләтеп җибәрү вакыты, ЛХР һәм ДХНР халкына ярдәм итүгә кагылышлы сораулар яңгырады.

Хөкүмәт Хисабын тикшерү кысаларында КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов чыгыш ясады. Ул традицион рәвештә гражданнарны социаль яклау һәм иминлек, мәгариф һәм сәламәтлек саклау, демография, торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләрен күтәрде. "Дәүләт Советында КПРФ фракциясе күтәргән күп кенә проблемалар хисапта чагылыш тапты", – дип ассызыклады Хафиз Миргалимов.

«Бердәм Россия» парламент фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтынов үз  чыгышында  Алексей Песошинга саллы доклад өчен рәхмәт белдерде. «Бүген барлык иҗтимагый хакимият органнарының, шул исәптән депутатлар корпусының, шулай ук» Бердәм Россия» фракциясе әгъзаларының координацияләнгән эш нәтиҗәләре турында фикер алышалар, – дип билгеләп үтте Юрий Камалтынов, – Татарстан Республикасы Рәисе җитәкчелегендә республикада социаль-икътисадый тотрыклылык тәэмин ителде".

Юрий Камалтынов шулай ук фракция исеменнән Хөкүмәткә сайлаучыларның наказларын гамәлгә ашыру буенча системалы эш алып барганы өчен рәхмәт белдерде. "Әлеге чакырылыш дәвамында сайлаучылардан килгән наказларының 73% тан артыгы уңай  хәл ителгән», – дип  билгеләп үтте фракция җитәкчесе.

Фикер алышуга йомгак ясап, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин барлык парламент комитетлары, шулай ук фракцияләр тарафыннан документ профильле юнәлешләр буенча җентекләп каралуын билгеләп үтте. "Без республика Хөкүмәтенә һәм Рәискә гади булмаган 2023 елдагы тырыш хезмәте өчен рәхмәтле, – дип  басым ясады  Фәрит Мөхәммәтшин. – Хөкүмәт хисабы барлык хакимият органнарының алга таба бергә эшләве өчен юнәлеш булып тора».

2023 елда Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты эшчәнлеге нәтиҗәләре турында хисап депутатлар тарафыннан игътибарга алынды. Моннан тыш, депутатлар Хөкүмәт адресына берничә тәкъдим җибәрде.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International