Җәмәгать судьялары сайланды

2024 елның 19 апреле, җомга, 10:38

Дәүләт Советының илле өченче утырышында җәмәгать судьяларын сайлау мәсьәләсе каралды.

Җәмәгать судьялары итеп сайлануга кандидатларны ТР Югары Суды Рәисе вазыйфаларын башкаручы Эдуард Каминский тәкъдим итте.

Тәкъдим ителгән кандидатлар буенча профильле комитетның уңай карары белән Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһудин таныштырды.

Дәүләт Советы өч елга вәкаләтләре срогы белән Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары итеп Валентина Вахрамееваны (Татарстан Республикасы Казан шәһәренең Авиатөзелеш суд районы буенча 2 нче суд участогына), Альбина Ашированы (Татарстан Республикасы Әлмәт суд районы буенча 6 нчы суд участогына) һәм Сергей Пупковны (Татарстан Республикасы Казан шәһәренең Вахитов суд районы буенча 5 нче суд участогына) сайлады.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International