Алдан тавыш бирүдә катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлады

2024 елның 28 марты, пәнҗешәмбе, 16:16

«Бердәм Россия»нең Татарстан төбәк бүлеге алдан тавыш бирүдә катнашу өчен гаризалар кабул итә башлады. Сайлап алынган кандидатлар партиядән җиденче чакырылыш Дәүләт Советына сайлауларга тәкъдим ителә алачак, алар быел көзен узачак.

Беренчеләрдән булып документларны Дәүләт Советы депутаты, «Яңа Гасыр» ТРК АҖ генераль директоры Илшат Әминов, шулай ук Питрәч районы Шигали авыл җирлеге депутаты, Россия Герое Дамир Исламовның сеңлесе, аның исемендәге хәйрия фондын оештыручы Динара Алтынова тапшырды.

"Туган республикага файдалы була алсам, бәхетле һәм горур булачакмын. Мин чын күңелдән Дәүләт Советы депутаты булуны махсус миссия дип саныйм.  Беренчедән, Татарстан – илебездә иң динамик үсеш алучы төбәкләрнең берсе. Икенчедән, республиканың Дәүләт Советы – Россиядә федерализмны үстерү, илебездә яшәүче төрле халыкларның туган телләрен һәм мәдәниятләрен саклау гаранты. Мин бу кыйммәтләрне киләчәктә дә бөтен көчем белән сакларга әзер. Әлбәттә, соңгы сүзне сайлаучылар әйтәчәк», – диде Илшат Әминов журналистлар белән аралашканда.

Исегезгә төшерәбез, кандидатларны сайлау 20-26 майда электрон тавыш бирү юлы белән узачак. 27 майга алдан тавыш бирүгә йомгак ясау планлаштырыла. Дәүләт Советы депутатларын сайлау быел сентябрьдә узачак.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International