Дәүләт Советының чираттагы утырышы 18 декабрьдә узачак

2023 елның 12 декабре, сишәмбе, 14:20

Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының илленче утырышы 18 декабрьдә көндезге сәгать 10да узачак. Мондый карар бүген парламент Президиумы утырышында кабул ителде. Парламент утырышында 19 мәсьәләне, шул исәптән 7 республика закон проектын һәм Дәүләт Советының кайбер карарларын карау планлаштырыла.

Президиум әгъзаларын һәм утырышта катнашучыларны Россия Федерациясе Конституциясенең 30 еллыгы белән котлап, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтши дәүләт өчен авыр вакытта кабул ителгән илнең Төп законы җәмгыятьне күпмилләтле Россиянең алга таба үсешенә берләштергәнен ассызыклады.

Парламент башлыгы республикада соңгы вакытта үткән мөһим вакыйгалар турында кыскача сөйләде. 7 декабрьдә Россия Федерациясе Федераль Җыены Федерация Советы ил Президентын сайлауны 2024 елның 17-19 мартына билгеләгәнен искәртеп, Фәрит Мөхәммәтшин татарстанлыларның традицион активлык күрсәтәчәкләренә һәм бертавыштан Владимир Путин кандидатурасын хуплаячакларына ышаныч белдерде.

Соңгы вакытта Чебоксарда Идел буе федераль округының дәүләт хакимияте закон чыгару органнары ассоциациясе утырышы, КПРФ фракциясе инициативасы белән Дәүләт Советында эчке туризмны үстерү темасына түгәрәк өстәл, Идел буе федераль округы субъектларының закон чыгару җыелышында хатын-кыз депутатларның дискуссия мәйданчыгы һәм Федерация Советы каршындагы милләтара мөнәсәбәтләр һәм дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек советы утырышы кебек актуаль вакыйгалар булды.

Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, Президиумга 18 декабрьдә парламентның илленче утырышын чакырырга тәкъдим итеп, парламент комитетларының көн тәртибенә 19 мәсьәлә, шул исәптән 7 Татарстан Республикасы законы проекты кертүен хәбәр итте.

Дәүләт Советының Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты тарафыннан икенче укылышка «Татарстанда автомобиль транспортында һәм шәһәр җир өсте электр транспортында пассажирлар һәм багаж ташуны даими оештыруның аерым мәсьәләләре турында «ТР Законына үзгәрешләр кертү хакында» закон проекты әзерләнде.

Шулай ук «Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында»,«Янгын куркынычсызлыгы турында», «Татарстан Республикасында балаларның сәламәтлегенә, аларның физик, интеллектуаль, психик, рухи һәм әхлакый үсешенә зыян китерүне кисәтү чаралары турында», «Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында», «Татарстан Республикасында мәдәни мирас объектлары турында» ТР законнарына, шулай ук Татарстан Республикасы Җир кодексына үзгәрешләр кертүче закон проектлары да беренче укылышка әзерләнде.

Традиция буенча, быел Дәүләт Советының соңгы утырышында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин парламент эше турында мәгълүмат белән чыгыш ясаячак.

Президиум утырышында Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарованың «Социаль яклауга аеруча мохтаҗ инвалидлар һәм гражданнар өчен эш урыннарын квоталау һәм резервлау турында» ТР законын мониторинглау турындагы мәгълүмат тыңланды.

2023 елның 1 ноябренә Татарстан Республикасында хезмәткәрләр саны 35 һәм аннан да күбрәк булган оешмаларда эшкә урнашкан инвалидлар саны 5 569 кеше тәшкил итә. «Россия эше» мәшгульлек һәм хезмәт мөнәсәбәтләре өлкәсендә бердәм цифрлы платформада 1649 вакансия урнаштырылган.

Светлана Захарова хәбәр иткәнчә, 2023 елның 30 ноябрендә «Россия Федерациясендә халыкны эш белән тәэмин итү турында» Федераль закон кабул ителде, анда инвалидларның хезмәт хокукларын яклауга, гражданнарның күрсәтелгән категориясе өчен эш урыннарын квоталау нормасын киңәйтүгә юнәлдерелгән үзгәрешләр карала, шул ук вакытта инвалидларны эшкә кабул итү өчен квоталар инвалидларның эшкә урнашу ихтыяҗыннан һәм Россия Федерациясе субъекты икътисадының мөмкинлекләреннән чыгып билгеләнәчәк. Законны хуплаганнан, имзалаганнан һәм рәсми рәвештә бастырып чыгарганнан соң республика законына да үзгәрешләр кертү таләп ителәчәк.

Бу мәсьәлә буенча өстәмә мәгълүмат белән ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова чыгыш ясады.

Утырышта башка мәсьәләләр дә каралды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International