Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләве турында мәгълүмат тыңланды

2023 елның 8 декабре, җомга, 12:53

Бүген Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышы булды, анда депутатлар Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең "ТРда гражданнар мөрәҗәгатьләре турында" мәгълүматын, республикада җәмәгать юстициясен үстерү турында ТР Югары Суды мәгълүматын тыңладылар һәм берничә закон проектын карадылар.

ТР Югары Суды Рәисе вазифаларын башкаручы Эдуард Каминский, республикада җәмәгать юстициясе эшчәнлеге турындагы мәгълүматның төп тезисларын тәкъдим итеп, докладның тулы тексты Дәүләт Советы утырышында яңгыраячагын билгеләп үтте. Аның әйтүенчә, парламентка Татарстан юстициясе эшчәнлеген кадрлар, матди-техник һәм финанс белән тәэмин итү торышына анализ биреләчәк. Депутатларга хезмәт өчен түләү һәм җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү, татар телендә суд эшләрен алып бару, дөнья юстициясе системасында мәгълүмат технологияләрен үстерү, җәмәгать судьяларына хезмәт йөкләнешен җайга салу, гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм шикаятьләре белән эшләүнең нәтиҗәлелеген арттыру мәсьәләләре буенча фикер алышу мөмкинлеге каралачак.

«Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил тарафыннан «Татарстан Республикасында гражданнар мөрәҗәгатьләре турында» Татарстан Республикасы Законын гамәлгә ашыру тәҗрибәсе турында» мәгълүматны Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская тәкъдим итте.

«Агымдагы елның 11 аенда  язмача һәм телдән 5206 мөрәҗәгать керде, – дип белдерде Сәрия Сабурская. – Аларның 1,2 меңнән артыгы гражданнарның социаль, икътисадый һәм мәдәни хокукларына кагыла. Кешеләр торак-коммуналь хезмәтләрнең бәясе һәм сыйфаты, торак белән тәэмин ителмәү, пенсия белән тәэмин итү, инвалидларны социаль тәэмин итү, хезмәт өчен түләү, эштән китәргә мәҗбүр итү, дәвалау-профилактик ярдәм күрсәтү һәм дарулар белән тәэмин итү, мәктәпкәчә учреждениеләрдә урыннар урнаштыру, мәктәпләрдә буллинг һәм башка мәсьәләләр буенча мөрәҗәгать итә».

Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил сүзләренә караганда, хәрби хезмәткә чакырылучыларның һәм хәрби хезмәткәрләрнең хокукларын яклауга кагылышлы мөрәҗәгатьләр күп. Махсус хәрби операциядә катнашучыларның һәм аларның гаилә әгъзаларының мәсьәләләре, барыннан да элек, таләп ителгән күләмдә акча түләмәү, яралану һәм бер тапкыр түләнә торган түләүләр алу, хәрби хезмәткәрнең кайда булуын эзләү һәм билгеләү, отпуск бирү, яраланганнан соң хәрби-табиб комиссиясе узу белән бәйле.

Сәрия Сабурская билгеләп үткәнчә, кеше һәм гражданның хокукларын, ирекләрен һәм законлы мәнфәгатьләрен үтәү буенча вәзгыять турында мәгълүматның традицион чыганакларының берсе – "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасы, шулай ук "Дәүләт хезмәте. Бергә хәл итәбез" нең кире элемтә платформасы.

Агымдагы елның 11 аенда “Халык контроле”ндә гражданнарның 98 меңнән артык мөрәҗәгате һәм хәбәре басылган, 77 328 мөрәҗәгать буенча чаралар күрелгән. Министрлыклар һәм ведомстволар, муниципаль районнар тарафыннан 63 286 мөрәҗәгать уңай хәл ителгән. Вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәрләре мөрәҗәгатьләре буенча, кызыксынучы ведомстволарның экспертларын җәлеп итеп, оешмалар һәм учреждениеләргә, шул исәптән мәҗбүри тоту урыннарына чыгып, 50дән артык тикшерү оештырылган.

“Мәрхәмәт - Милосердие” Дәүләт Советы хатын-кызлар берләшмәсе белән һәм министрлыклар һәм ведомстволар катнашында 7 тапкыр телефон “кайнар линия”се уздырылган, алар кысаларында республика халкыннан 350дән артык мөрәҗәгать кабул ителгән.

Татарстан Республикасы буенча “Россия пенсионерлары берлеге” бүлекчәсе белән хезмәттәшлек кысаларында  6 көн хокукый ярдәм күрсәтелгән, алар барышында 122 кеше кабул ителгән.

«Гражданнар өчен актуаль булган күп кенә мәсьәләләрне уңай хәл итәргә мөмкин, чөнки республикада илкүләм проектлар, федераль һәм республика программалары уңышлы гамәлгә ашырыла», – диде Сария Сабурская.

Тәкъдим ителгән мәгълүмат буенча фикер алышуда катнашкан комитет рәисе Шакир Яһудин, депутатлар Алсу Тарханова, Валерий Власов, комитет каршындагы экспертлар советы рәисе Валентин Паймухин һәм башкалар, Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләвен югары бәяләп, Ватанны саклаучылар фонды белән багланышларны оештыру, махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү, суд органнарына мөрәҗәгатьләрнең нәтиҗәлелеген арттыру мәсьәләләренә игътибар иттеләр.

Комитет мәгълүматны игътибарга алды.

Комитет утырышында шулай ук берничә закон проекты, җәмәгать судьяларын сайлау мәсьәләсе һәм 2024 елга Дәүләт Советында закон проекты эшенең якынча планы каралды.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International