Дәүләт Советында закон проектларына коррупциягә каршы экспертиза үткәрү йомгаклары турында сөйләштеләр

2023 елның 7 декабре, пәнҗешәмбе, 11:42

Бүген Дәүләт Советында узган матбугат конференциясендә республика закон проектларына коррупциягә каршы экспертиза үткәрү турында сүз барды. Журналистлар сорауларына Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһудин, ТР юстиция министры Рөстәм Заһидуллин һәм парламент комитеты рәисе урынбасары Александр Чубаров җавап бирде.

Матбугат конференциясен ачып, Шакир Яһудин бүгенге очрашуның ел саен 9 декабрьдә билгеләп үтелә торган Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне алдыннан узуын билгеләп үтте. "Татарстанда, бөтен Россия Федерациясендә кебек үк, коррупциягә каршы нәтиҗәле көрәш өчен ышанычлы норматив-хокукый база булдырылган, бу юнәлештә дәүләт хакимиятенең закон чыгару һәм башкарма органнары эшчәнлегенең билгеле бер системасы барлыкка килде, - диде ул. - Закон проектларына коррупциягә каршы экспертиза аларны әзерләү, Дәүләт Советында карау, аннары мониторинглау стадиясендә башкарыла. Закон проектларына коррупциягә каршы экспертиза үткәрү белән республика Юстиция министрлыгы җитди шөгыльләнә».

Юстиция министры Рөстәм Заһидуллин матбугат конференциясендә катнашучыларга республикада формалаштырылган экспертиза системасының күп баскычлы булуын хәбәр итте. Аның сүзләренчә, нинди дә булса министрлык яки ведомство тарафыннан эшләнгән закон проекты Юстиция министрлыгында экспертиза уза һәм, Хөкүмәт регламенты нигезендә, Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитетына җибәрелә.

2023 елның 9 аенда республика башкарма хакимият органнары тарафыннан 1906 проектка һәм 330 норматив хокукый актка экспертиза үткәрелгән, 5 проектта 15 коррупциоген фактор ачыкланган. Гомумән алганда, агымдагы елның 11 аенда министрлык тарафыннан ТР норматив-хокукый актларының 2 830 проектына коррупциягә каршы экспертиза үткәрелгән, шуларның 163е - ТР законнары проектлары, дип билгеләп үтте министр.

2018 елдан бирле министрлыкта норматив хокукый актларга экспертиза үткәрү һәм аларны эшләү буенча стажировка мәйданчыгы эшли. Быел 24 хезмәткәр стажировка үтте, шуларның 16сы - җирле үзидарә органнары белгечләре һәм 8се - республика башкарма хакимият органнары вәкилләре.

Закон проектларын әзерләү һәм парламентта карау барышында эксперт эшчәнлеге турында журналистларга Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Александр Чубаров сөйләде. Аның сүзләренчә, коррупциягә каршы экспертиза Дәүләт Советы Аппаратының Хокук идарәсе, шулай ук бәйсез экспертлар тарафыннан үткәрелә.

2023 елның 11 аенда 133 закон проектына коррупциягә каршы экспертиза үткәрелгән (2021 елда - 108 һәм 2022 елда 112 закон проекты). "Аларның берсендә дә коррупцияле факторлар ачыкланмады", - дип йомгаклады депутат.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International