Республика бюджеты турындагы закон проекты икенче укылышка әзерләнде

2023 елның 16 ноябре, пәнҗешәмбе, 14:42

Бүген Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты утырышында 2024 елга һәм 2025-2026 еллар чорына республика бюджеты һәм ОМС территориаль фонды бюджеты турында закон проектлары каралды. Депутатлар шулай ук "2025 елга кадәр сәламәтлек саклауны үстерү" дәүләт программасын гамәлгә ашыру барышы турында фикер алыштылар. Комитет утырышында Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашты.

Утырышны ачып, Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе Леонид Якунин искәрткәнчә, 10 ноябрьгә, яки «2024 елга һәм 2025 һәм 2026 еллар планлы чорына ТР бюджеты турында» ТР законы проектына төзәтмәләр кертү срогына, 200 төзәтмә кергән, шул исәптән ТР Министрлар Кабинетыннан - 181, депутатлардан - 17 һәм Бюджет, салымнар һәм финанслар комитетыннан - 2. Ул төзәтмәләр авторларына бюджет турында фикер алышуда актив катнашканнары өчен рәхмәт белдерде. Фикер алышу барышында КПРФ фракциясе һәм депутатлар керткән төзәтмәләрнең бер өлеше авторлар тарафыннан караудан алынды. Нәтиҗәдә, Дәүләт Советы утырышында икенче укылышта карау өчен 181 төзәтмәдән торган таблица тәкъдим ителә.

КПРФ фракциясенең закон проектына төзәтмәләре буенча позициясен КПРФ фракциясе җитәкчесе, Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты рәисе урынбасары Хафиз Миргалимов аңлатты. "КПРФ фракциясе тәкъдимнәре буенча фикер алышу нәтиҗәсендә без аңлаешлы компромисска ирештек һәм республика бюджетының чыгым өлешен арттырырга мөмкин булган төзәтмәләрне кире алдык, - дип билгеләп үтте ул. - 2024 ел дәвамында мөмкин булса, башка тәкъдимнәребез дә исәпкә алыныр дип өметләнәбез".

Республика финанс министры Радик Гайзатуллин билгеләп үткәнчә, кертелгән 181 төзәтмәнең 96сы федераль бюджеттан киләчәк бюджетара трансфертлар белән бәйле, 17 төзәтмә акчаларны яңадан бүлү белән бәйле, 4 төзәтмә редакция-аныклаучы характерда, 64 төзәтмә йомгаклау өлеше булып тора. Төзәтмәләр нәтиҗәсендә бюджет параметрларын үзгәртү планлаштырыла. 2024 елда республика бюджетының керемнәре һәм чыгымнары күләме 399,6 млрд сум тәшкил итәчәк, 2025 елда - керемнәр 403,6 млрд сум, чыгымнар 416 млрд сум, дефицит - 12,5 млрд сум, 2026 елда - керемнәр 427,4 млрд сум, чыгымнар - 446,3 млрд сум, дефицит 18,9 млрд сум.

«2024 елга, 2025 һәм 2026 еллар план чорына Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында» закон проектына төзәтмәләр кертү хакында мәгълүмат белән ведомство җитәкчесе Алсу Мифтахова чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, закон проектының икенче укылышына 10 төзәтмә кергән, шул исәптән ТР Министрлар Кабинетыннан - 7 һәм Бюджет, финанслар буенча парламент комитетыннан - 3. Тәкъдим ителгән төзәтмәләр нәтиҗәсендә 2024 елга керемнәр һәм чыгымнар буенча Фонд бюджеты 29,8 млн сумга арта һәм 79,6 млрд сум тәшкил итәчәк. 2025 һәм 2026 елларга фонд бюджеты 84,6 млрд сум һәм 89,8 млрд сум.

Комитет төзәтмәләрне хуплады һәм Дәүләт Советына тәкъдим ителгән закон проектларын икенче укылышта карарга тәкъдим итте.

Сәламәтлек саклау системасын югары квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү өлешендә «2025 елга кадәр сәламәтлек саклауны үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру барышы турында мәгълүматны сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов бирде.

Докладчы сүзләренчә, Татарстанда сәламәтлек саклау системасы өчен квалификацияле кадрлар әзерләү һәм аларны ныгыту буенча максатчан эш алып барыла. Хәзерге вакытта табиблар белән тәэмин ителеш 10 мең кешегә 35,3 тәшкил итә, уртача медицина персоналы буенча бу күрсәткеч 10 мең кешегә 94,7 белгеч.

Республикада табиблар дефициты 1300 кеше тәшкил итә, шул исәптән 278 терапевт, 297 педиатр, 150 анестезиолог-реаниматолог, 54 ашыгыч медицина ярдәме табибы, 118 онколог, 64 инфекционист, 90 психиатр һәм 44 патологоанатом җитми.

Ел башына республикада 1747 фельдшер-акушерлык пункты исәпләнә, аларда 1711 белгеч эшли. 70ләп ФАП кадрлар белән тәэмин ителмәгән.

"2025 елга кадәр сәламәтлек саклауны үстерү" программасын гамәлгә ашыру кысаларында республикада медицина кадрлары җитмәү проблемасын хәл итү өчен максатчан укыту квотасы буенча югары уку йортларына кабул итү үткәрелә. Агымдагы елда әлеге программа буенча медицина вузларында 2216 студент белем ала, шул исәптән белгечлек программалары буенча - 1636 һәм ординатура программалары буенча - 580 кеше.

Медицина хезмәткәрләренә эш шартлары тудыру һәм республикада кадрларны ныгыту максатларында социаль ярдәм чаралары каралган. Аларга хезмәт яки аренда торагы бирү, аренда һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен чыгымнарны компенсацияләү, йорт төзү өчен җир кишәрлеге бирү, хуҗалык төзекләндерүенә бер тапкыр түләү, ай саен хезмәт хакына өстәмә түләү һәм башка чаралар керә.

2012 елдан башлап «Җир табибы» программасы кысаларында ярдәм чараларыннан 973 медицина хезмәткәре файдаланган. «Социаль ипотека» программасы буенча ТР сәламәтлек саклау министрлыгының максатчан квотасы буенча соңгы өч елда 658 медицина хезмәткәре гаиләсенә фатирлар бирелгән.

Комитет мәгълүматны игътибарга алды һәм сәламәтлек саклау министрлыгына республиканың медицина вузларында бюджет урыннарын арттыру мөмкинлеген карарга тәкъдим итте.

Комитет утырышында башка мәсьәләләр дә каралды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International