Татарстан Экология кодексына үзгәрешләр кертелә

2023 елның 2 ноябре, пәнҗешәмбе, 12:47

Бүген Дәүләт Советы утырышында парламентарийлар тарафыннан Экология, табигый ресурслар һәм агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты тәкъдим иткән «Татарстан Республикасы Экология кодексына үзгәрешләр кертү турында» ТР законы проекты беренче укылышта каралды.

Экология, табигый ресурслар, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев хәбәр иткәнчә, закон проекты республика законнарын федераль законнарга туры китерү максатыннан эшләнгән. "Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» Федераль закон белән әйләнә-тирә мохиткә тупланган зыян объектларын ачыклау, тикшерү һәм бәяләү, мондый зыянны гавами мөлкәткә керә торган яисә хуҗасыз булган объектларга карата бетерү мәсьәләләрен җайга салуга юнәлдерелгән үзгәрешләр кертелде, – дип билгеләп үтте ул.  – Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимияте органнарының әйләнә-тирә мохитне саклауга бәйле мөнәсәбәтләр өлкәсендәге вәкаләтләр исемлеге әйләнә-тирә мохиткә тупланган зыян объектларын ачыклау һәм әйләнә-тирә мохиткә тупланган зыянны бетерүне оештыру вәкаләтләре белән тулыландырылды. Закон проекты белән федераль законнардагы үзгәрешләрне ТР Экология кодексында чагылдырырга тәкъдим ителә".

Закон проекты Дәүләт Советы тарафыннан беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International