Республика бюджеты турындагы закон проекты беренче укылышка әзерләнде

2023 елның 24 октябре, сишәмбе, 14:56

Бүген Дәүләт Советында Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты утырышы узды, анда парламентарийлар 2024 елга, 2025 һәм 2026 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында закон проектын хупладылар. Закон проекты беренче укылышта карау өчен тәкъдим ителә.

2024 елга һәм 2025 һәм 2026 еллар план чорына республика бюджеты турындагы закон проекты профильле юнәлешләр буенча парламент комитетларында карау процедурасын узды. Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты утырышында бүген Җыелма нәтиҗә кабул ителде, анда Дәүләт Советының барлык комитетларының тәкъдимнәре һәм искәртмәләре исәпкә алынды.  

Утырышны ачып, Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе Леонид Якунин киләсе өч елга республика бюджеты проектын тикшерүдә барлык парламент комитетларында, фракцияләрдә, парламент тыңлауларында, шулай ук республиканың башкарма органнарында һәм муниципалитетларында меңнән артык кеше катнашуын билгеләп үтте. "Безнең комитет барлык тәкъдимнәрне анализлады һәм гомумиләштерде", - диде ул. - Кайбер кыенлыкларга карамастан, тәкъдим ителгән бюджет социаль өстенлекләрне саклый".

ТР финанслар министры Радик Гайзатуллин, закон проектын тәкъдим итеп, киләсе өч ел эчендә салым һәм бюджет турындагы федераль законнардагы үзгәрешләр респубюлика бюджетына да зур йогынты ясаячак, дип билгеләп үтте. Әйтик, файдалы казылмалар чыгаруга салым буенча ташламалар бетерелүгә бәйле рәвештә Татарстан бюджетыннан төшеп калган керемнәр күләме 49,8 млрд сум тәшкил итәчәк.

Закон проектының төп параметрларын санап чыгып, министр 2024 ел бюджеты керемнәр һәм чыгымнар буенча 383 млрд 929 млн 489,4 мең сум күләмендә дефицитсыз планлаштырылуын билгеләп үтте.

ТР икътисад министрының беренче урынбасары Олег Пелевин 2024 елга һәм 2025 һәм 2026 елларның план чорына Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсеш фаразын тәкъдим итте. Аның сүзләренә караганда, 2024 елда ТР тулай төбәк продукты үсеше 102,2% (4 трлн 24,5 млрд сум) тәшкил итәчәк, сәнәгать җитештерүе индексы 102,5% үсеш белән фаразлана, хезмәт җитештерүчәнлеге үсеше – 102,1%, авыл хуҗалыгы җитештерүе индексы - 110,7%, төп капиталга инвестицияләр үсеше - 103,2%, ваклап сату әйләнеше 1 трлн 413,1 млрд сум тәшкил итәчәк, куллану бәяләре индексы 104,5% дәрәҗәсендә фаразлана.

Закон проектын тикшерүдә депутатлар Леонид Якунин, Камил Нугаев, Дмитрий Солуянов һәм Фадбир Сафин катнашты. Парламентарийлар федераль салым һәм бюджет законнарындагы үзгәрешләрнең республика бюджеты керемнәренең күләме перспективаларына тискәре йогынтысы белән кызыксындылар, милли проектларны субсидияләү, сәнәгать паркларын резидентлар белән тутыру, тискәре демографиянең икътисадтагы вәзгыятькә йогынтысы һәм башка мәсьәләләргә игътибар иттеләр.

ТР Хисап палатасы Рәисе урынбасары Альберт Вәлиев закон проекты буенча тикшерү органы нәтиҗәсе проектын тәкъдим итте һәм анда озак вакытлы социаль өстенлекләрнең саклануын билгеләп үтте.

Комитет кабул иткән җыелма нәтиҗәдә берничә социаль юнәлешкә өстәмә акча бүлеп бирү тәкъдим ителә, шул исәптән орфан (сирәк) авырулары булган гражданнарны дару белән тәэмин итү, хезмәтне саклау, күчмә бригадалар Ашыгыч медицина ярдәме станцияләре хезмәткәрләренә һәм машина йөртүчеләренә хезмәт хакын арттыру, шәһәрнең гомуми белем бирү оешмаларында спорт залларын төзү һәм капиталь ремонтлау һәм башкалар.

Шулай ук республика бюджетына кергән өстәмә керемнәрне өстенлекле тәртиптә шәһәрләрнең һәм торак пунктларның коммуналь һәм инженерлык инфраструктурасын, транспорт инфраструктурасын модернизацияләү чараларына юнәлтергә киңәш ителә. Аерым алганда, муниципаль районнар бюджетларында районнар карамагындагы 694 гидротехник корылманы тоту буенча чараларны финанслауга өстәмә рәвештә 17,9 млн сум карау тәкъдим ителә. Бюджет проектын эшләп бетергәндә, Чүпрәле муниципаль районына Җиңү көненә, Татарстан Республикасы көненә һәм башка бәйрәмнәргә багышланган иҗтимагый әһәмиятле чаралар уздырыла торган 12 тышкы төзекләндерү объектын карап тоту һәм ремонтлау өчен 2,1 млн сум күләмендә акча бүлеп бирүне күздә тотарга киңәш ителә.

Йомгаклауда шулай ук муниципаль берәмлекләр бюджетларына 47 млрд 535 млн сумлык финанс субсидиясе чагыллган, ул бюджетларны формалаштыруның сценарий шартларында 2024 елга җирле бюджетларның чагыштырмача тигезлеген тулысынча тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк. Татарстанда барлыгы 956 җирле бюджет, шул исәптән 2 шәһәр округы, 43 муниципаль район һәм 911 торак пункт бар.

«Татарстан Республикасының 2024 елга һәм 2025 һәм 2025 еллар план чорына бюджеты турында» ТР законы проекты 2 ноябрьдә парламентның кырык сигезенче утырышы кысаларында беренче укылышта каралачак.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International