Дәүләт Советы депутатлары 2024 елның 1 гыйнварыннан электрокар хуҗалары өчен салым ташламалары билгеләргә тәкъдим итә

2023 елның 6 сентябре, чәршәмбе, 12:29

Бүген Дәүләт Советында Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты утырышы узды, анда парламентарийлар 2023 елның беренче яртыеллыгында республика бюджеты һәм Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты үтәлеше нәтиҗәләре турында фикер алыштылар. Моннан тыш, депутатлар республика Бюджет кодексына һәм транспорт салымы турындагы республика законына үзгәрешләр кертү турындагы закон проектларын карадылар, шулай ук Комитетның быелның IV кварталына эш планын расладылар. Утырышта Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашты. 

Быелның беренче яртыеллыгында республика бюджеты үтәлеше, гомумән алганда, профильле министрлык бәяләве буенча, яхшы гына бара.  Финанс министры урынбасары Алексей Шишкин билгеләп үткәнчә, быелның беренче яртыеллыгында консолидацияләнгән бюджетка 209,9 млрд. сум күләмендә салым һәм салым булмаган керемнәр кергән, үтәлеш еллык планга карата 57,6% тәшкил иткән. Республика бюджетына 181,4 млрд. сум күләмендә салым һәм салым булмаган керемнәр мобилизацияләнгән (еллык билгеләнүгә карата 59,8%).

Аерым алганда, республика бюджетына табышка салым 88,1 млрд.сум күләмендә кергән. Акцизлар –19 млрд.сум. Мөлкәткә салымнар – 21,9 млрд. сум. Салым булмаган керемнәр 7 млрд.сум тәшкил иткән. Кайтарылмый торган акчалар 40 млрд. сум тәшкил итә, кергән барлык акчалар максатчан.

Консолидацияләнгән бюджет чыгымнары беренче яртыеллыкта 220 млрд.сум, республика бюджеты чыгымнары - 187,5 млрд. сум тәшкил итте. "Җирле бюджетларга бюджетара трансфертлар 42,6 млрд.сум күләмендә бүленгән, – дип ассызыклады Алексей Шишкин, – беренче яртыеллыкта кергән керемнәр, ел башына калган калдыклар бюджет өлкәсе хезмәткәрләренә хезмәт хакын тулысынча түләргә һәм планлаштырылган чыгымнарны җитәрлек күләмдә финансларга мөмкинлек бирде".

2023 елның 8 аенда бюджет үтәлешенә килгәндә, консолидацияләнгән бюджетка 295,4 млрд.сум күләмендә салым һәм салым булмаган керемнәр кергән, республика бюджетына – 252,8 млрд. сум. "Билгеле бер үсеш күзәтелә", - дип йомгаклады сүзен Алексей Шишкин.

Гадәттәгечә, республика бюджеты үтәлеше турындагы хисапны тикшерү белән бер үк вакытта Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты үтәлеше турындагы хисап карала. 2023 елның гыйнвар - июнь айларында фонд бюджетына 35,5 млрд.сумлык керем кергән. Чыгымнар 33 млрд. сум тәшкил иткән.

Бүген комитет утырышында профильле комитет әгъзалары республиканың бюджет һәм салым законнарына үзгәрешләр кертү турындагы закон проектларын карадылар. Аерым алганда, транспорт салымы турындагы республика законының 6 статьясына үзгәрешләр кертү тәкъдим ителә. Электр автомобиль транспортына ихтыяҗны стимуллаштыру һәм заряд җыю инфраструктурасын үстерүгә ярдәм итү максатыннан эшләнгән закон проекты җиңел автомобильләр, мотоцикллар, мотороллерлар, автобуслар, электр двигательләре белән генә җиһазландырылган йөк автомобильләре хуҗаларын 2024 елның 1 гыйнварыннан 2028 елның 31 декабренә кадәр транспорт салымын түләүдән азат итә. 2029 елның 1 гыйнварыннан 2030 елның 31 декабренә кадәр закон проекты белән салым ставкаларының 50% күләмендә ташлама бирелә. "Мондый автомобиль хуҗаларына өстенлекләр аларның процентын әкренләп арттырырга мөмкинлек бирәчәк, ә бу, үз чиратында, экологик хәлне яхшыртуга ярдәм итәчәк, бу аеруча Казан кебек эре шәһәрләр өчен актуаль", - дип саный закон проектын эшләүчеләр.

Бүген комитет утырышында шулай ук республика Бюджет кодексына үзгәрешләр кертү турында закон проекты каралды, аны эшләү республика законнарын федераль законнарга туры китерү зарурлыгы белән бәйле. Закон проекты Бюджет кодексына Татарстан Республикасы дәүләт программаларын эшләү, раслау һәм гамәлгә ашыру тәртибен регламентлаүчы үзгәрешләр кертә.

Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе Леонид Якунин билгеләп үткәнчә, закон проектын белән 2024 елның 1 гыйнварыннан Татарстан Республикасы Юллар фондын формалаштыру чыганакларына республика бюджетының керемнәре төбәк яисә муниципальара әһәмияттәге автомобиль юлларына авыр йөкле транспорт чаралары китергән зыянны каплау хисабына түләүләр, шулай ук авыр һәм зур габаритлы транспорт чарасы хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар кертелә.

Бүген үк утырышта Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең 20 нче номерлы Электротехник бер мандатлы сайлау округы буенча алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлауга әзерләнүгә һәм уздыруга бүлеп бирелгән республика бюджеты акчаларын сарыф итү турындагы хисабы һәм кандидатларның сайлау фондлары акчаларының керүе һәм сарыф ителүе турындагы мәгълүматлар тыңланды, шулай ук башка мәсьәләләр каралды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International