Фәрит Мөхәммәтшин РФ Тикшерү органнары хезмәткәрләре көне уңаеннан котлау телеграммасы юллады

2021 елның 24 июле, шимбә, 07:51

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин РФ Тикшерү органнары хезмәткәрләре көне уңаеннан РФ Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсе җитәкчесе Валерий Липский адресына котлау телеграммасы юллады.

"Тикшерү хезмәткәрләре законлылыкны һәм хокук тәртибен ныгытуда, гражданнарның конституцион хокукларын яклауда мөһим эш башкаралар, - диелә телеграммада. - Хокук саклау системасының эше нәтиҗәсе, аның абруе һәм гражданнар ышанычы эшне оператив һәм сыйфатлы тикшерүгә, җинаятьләрне нәтиҗәле ачуга һәм коррупциягә каршы көрәшкә бәйле. Әлеге бурычларны үтәп, сез Татарстанның тотрыклы социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш кертәсез».

Парламент җитәкчесе РФ Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе хезмәткәрләренә ныклы сәламәтлек, иминлек һәм күпмилләтле Ватанга хезмәт итүдә яңа уңышлар теләде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International