Бүген Татарстанда Туган тел көне һәм Габдулла Тукайның тууына 138 ел тулуны билгеләп үтәләр. Бәйрәм чараларын, бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәкләр салу церемониясе белән, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ачты.
Дәүләт Советы депутатларының округларда эше дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар гражданнарны кабул иттеләр, хезмәт коллективлары, мәгариф учреждениеләре студентлары белән очраштылар.
Дәүләт Советы депутатлары узган атнада округларда актив эшләделәр. Парламентарийлар «Өлкән буын» партия проекты кысаларында гражданнарны кабул иттеләр, шулай ук республиканың кайбер мәгариф учреждениеләрендә булдылар.
Дәүләт Советы депутатларының округларда эше дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” республика хәйрия акциясенә кушылды, үз сайлау округларында Белем көне уңаеннан мәктәп линейкаларында катнаштылар, татарстанлыларны Республика көне белән котладылар, шулай ук гражданнарны кабул иттеләр.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү алдыннан бөтен җәмгыять зур корбаннар һәм чиксез газаплар бәрабәренә Бөек Җиңү яулаган һәм безгә тыныч тормыш бүләк иткән ветераннарга игътибарын юнәлтте. Парламентарийлар да үз округларында Бөек Ватан сугышында катнашучыларны, тыл хезмәтчәннәрен, сугыш ветераннарының тол хатыннарын якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар, бүләкләр һәм котлау открыткалары тапшырдылар. Моннан тыш, ветераннарга «1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел» юбилей медальләре тапшырылды.
Коронавирус пандемиясе округларда депутатлар эшенә үз төзәтмәләрен кертте. Бүген республика дәүләт хакимияте органнарының, шул исәптән парламентарийларның барлык көчләре вәзгыятьне тотрыкландыруга, инфекциянең социаль-икътисадый хәлгә йогынтысын минимальләштерүгә юнәлдерелгән. Депутатлар шулай ук медицина оешмаларына һәм аз керемле гражданнарга, шул исәптән хәйрия оешмаларына да ярдәм күрсәтә.
Дәүләт Советы депутатлары округларда эшләрен дәвам итәләр. Бу атнада парламентчылар Алабугада өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында, Норлат балалар йортында булдылар, күпфункцияле үзәк ачылышында һәм "Теләкләр чыршысы" хәйрия акциясендә катнаштылар
Дәүләт Советы депутатлары үз округларында актив эшлиләр, сайлаучылар белән очрашалар, гражданнарны кабул итәләр, төрле чараларда катнашалар, социаль объектларда булалар. Дәүләт Советының рәсми сайтында яңа рубрика булдырып, без анда фотографияләр һәм "бер юллык" язмалар куеп барачакбыз. Тулырак мәгълүматны «фоторепортаж» тәрәзәсенә чиртеп алырга мөмкин.