Дәүләт Советы депутаты этикасы кагыйдәләрен үтәү буенча комиссиясе

Комиссия депутатларның Депутат этикасы кагыйдәләрен бозу очракларын карый;
депутатларга, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы органнарына Депутат этикасы кагыйдәләренең депутат тарафыннан бозылу ихтималына бәйле ситуацияләрдә консультация бирә;
депутат тарафыннан Депутат этикасы кагыйдәләрен бозу турында Татарстан Республикасы Дәүләт Советына адресланган рәсми мөрәҗәгатьләрне алдан карый;
әлеге Кагыйдәләрдә каралган йогынты ясау чараларын мөстәкыйль куллана;
депутатның әдәп кысаларына сыймаслык тәртибе фактлары буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советына үз бәяләмәсен бирә.

Комиссия Депутат этикасы кагыйдәләрен бозуга бәйле түбәндәге мәсьәләләрне карый:
депутатның яисә депутатлар төркеменең язмача гаризасы буенча;
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комиссияләре рәисләренең язма мөрәҗәгатьләре буенча;
дәүләт һәм җәмәгать органнарының, җирле үзидарә органнарының, оешмаларның, гражданнарның язма мөрәҗәгате буенча, шулай ук, әгәр бу хактагы карар комиссия әгъзаларының күпчелеге белән комиссия утырышында кабул ителсә, үз инициативалары буенча.

Комиссия Депутат этикасы кагыйдәләре бозылуга бәйле барлык мәсьәләләрне комиссия утырышларында карый. Мәсьәләләрне комиссия җитәкчелеге тарафыннан яисә аның әгъзаларының аз сандагы составы тарафыннан тикшерү тыела.
Әгәр тикшерү предметы булган хәлләр депутатның Татарстан Республикасы Конституциясе тарафыннан сакланучы шәхси тормышы серенә яисә башка затларның тормышы серенә бәйле булса, комиссия әлеге мәсьәләне фәкать депутат ризалыгы белән генә карый.
Комиссия ачык яисә ябык утырышлар уздыра. Утырышның рәвеше турындагы мәсьәлә комиссия әгъзаларының күпчелек тавышы белән хәл ителә.
Гариза бирүчеләр, кызыксынган депутатлар, комиссия утырышында катнашулары һәм аңлатма бирүләре максатка ярашлы булган бүтән затлар комиссия утырышына чакырыла һәм тыңлана.
Комиссиянең ачык утырышларында массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре дә катнаша ала.
Сайлау комиссияләренең, суд һәм прокуратураның компетенциясенә кертелгән мәсьәләләрне комиссия карамый.

Комиссия депутатка карата түбәндәге йогынты ясау чараларының берсен кулланырга мөмкин:
депутатка халык алдында гафу үтенергә тәкъдим итәргә;
Депутат этикасы кагыйдәләрен бозуга бәйле фактларны Татарстан Республикасы утырышында игълан итәргә.
Комиссия Депутат этикасы кагыйдәләрен бозу турындагы мәсьәләне хәл итүне һәм йогынты ясау чарасын куллануны Татарстан Республикасы Дәүләт Советына тапшырырга хокуклы.
Комиссиядә әлеге мәсьәләне карау инициаторлары булган яисә Депутат этикасы кагыйдәләрен бозуда гаепләнгән депутатлар Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында комиссия карарына шикаять белдерергә хокуклы.
Комиссия әгъзасы булган депутат Депутат этикасы кагыйдәләрен бозуы турындагы гариза буенча тикшерүләрдә һәм комиссия утырышында тавыш бирүләрдә катнашмый.

Комиссия составы

Комиссия җитәкчелеге

Əхмәтов
Марат Готыф улы

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты этикасы кагыйдәләрен үтәү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комиссиясе рәисе

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International