Мөхәммәтшин Фәрит Хәйрулла улы

Мөхәммәтшин
Фәрит Хәйрулла улы

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы әгъзасы

Татарстан Республикасы Дәүләт Советында «Единая Россия» фракциясе әгъзасы

Бердәм сайлау округы, "ЕДИНАЯ РОССИЯ" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан региональ бүлеге

«Единая Россия» партиясе әгъзасы

Биография

Бердәм сайлау округы, "Бердәм Россия" БСП ТРБ

1947  елның 22 маенда ТАССР Әлмәт шәһәрендә туган. 

Әлмәт газ сәнәгате техникумын (1969-1972), Уфа нефть институтын  (1979), Саратов югары партия мәктәбен (1986) тәмамлаган.

Фәнни дәрәҗәләре:

  • социологик фәннәр кандидаты (1996);
  • сәяси фәннәр докторы (2001);
  • Россия Федерациясе технологик фәннәр академиясе  академигы;
  • Халыкара мәгълүматлаштыру академиясенең  шәрәфле академигы;
  • Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе хакыйкый әгъзасы (2023).

Хезмәт юлы:

  • Әлмәт газ-бензин заводында токарь (1963-1966);
  • «Әлмәтбурнефть» трестының автотранспорт конторасында шофер (1966);
  • Совет Армиясе сафларында хезмәт  (1966-1968);
  • «Әлмәтнефть» нефть чыгару идарәсенең җитештерүне автоматлаштыру цехында контроль-үлчәү приборлары слесаре  (1968-1970).
  • 1970 еллар башыннан Әлмәт шәһәрендә партия, Совет һәм хуҗалык эшләрендә:
  • 1970-1972 елның 25 августы – ВЛКСМның Әлмәт шәһәр комитеты инструкторы,
  • 1972 елның 25 августы-1978 елның 14 апреле – КПССның Әлмәт шәһәр комитеты сәнәгать-транспорт бүлеге инструкторы,
  • 1978 елның 14 апреле-1980 елның 26 сентябре – халык депутатларының Әлмәт шәһәр Советы башкарма комитеты рәисе урынбасары,
  • 1980 елның 26 сентябре-1985 елның 13 сентябре  – халык депутатларының Әлмәт шәһәр Советы башкарма комитеты рәисе беренче урынбасары,
  • 1985 елның 13 сентябре-1987 ел – КПССның Әлмәт шәһәр комитеты секретаре,
  • 1987 елның 26 мае-1987 елның 2 декабре – КПССның Әлмәт шәһәр комитеты икенче секретаре,
  • 1987 елның 3 декабре -1988 ел – «Әлмәтнефть» НГДУда катламнар басымын тоту өчен технологик сыекча әзерләү буенча идарә башлыгы,
  • 1988 елның 22 июле-1989 елның 20 августы – халык депутатларының Әлмәт шәһәр Советы башкарма комитеты рәисе;
  • 1980 еллар ахырыннан 1991 елга кадәр – республика хөкүмәтендә:
  • 1989 елның августы-1990 елның 5 феврале —ТАССР сәүдә министры,
  • 1990 елның 5 феврале-17 декабре – КПССның Әлмәт шәһәр комитеты беренче секретаре,
  • 1990 елның декабре- 1991 елның 5 июле  – Министрлар Советы Рәисе урынбасары ;
  • Югары Совет  Рәисе(1991-1995):
  • 1991 елның  5 июленнән – ТССР Югары Советы Рәисе,
  • 1992  елдан 1995 елның 16 гыйнварына кадәр – Татарстан Республикасы Югары Советы Рәисе;
  • Татарстан Республикасы Премьер-министры (1995 елның 16 гыйнвары - 1998 елның 27 мае);
  • Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе (1998 елның 27 маеннан хәзерге вакытка кадәр).

Контактлар

Адрес:

Телефон:

Факс:

Керемнәр турында белешмәләр

Сведения о доходах, об имуществе и обязательствах имущественного характера (за отчетный финансовый год с 1 января 2017 года по 31 декабря 2017 года)

Сведения о доходах, об имуществе и обязательствах имущественного характера (за отчетный финансовый год с 1 января 2018 года по 31 декабря 2018 года)

Сведения о доходах, об имуществе и обязательствах имущественного характера (за отчетный финансовый год с 1 января 2019 года по 31 декабря 2019 года)

Сведения о доходах, об имуществе и обязательствах имущественного характера (за отчетный финансовый год с 1 января 2020 года по 31 декабря 2020 года)

Сведения о доходах, об имуществе и обязательствах имущественного характера (за отчетный финансовый год с 1 января 2021 года по 31 декабря 2021 года)

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International