41 меңнән артык Татарстан гаиләсе социаль наем буенча торакка мохтаҗ

2020 елның 15 декабре, сишәмбе, 13:50

Бүген Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты утырышы узды. Парламентарийлар Татарстан Республикасында социаль файдаланудагы торак фондын булдыру перспективалары һәм проблемалары, "Татарстан Республикасында күпфатирлы йортларда гомуми мөлкәткә капиталь ремонт ясауны оештыру турында" республика законы мониторингы нәтиҗәләре, шулай ук кайбер федераль һәм республика закон проектлары буенча фикер алыштылар. Утырыш эшендә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов һәм парламент Секретаре Лилия Маврина катнашты.

Республикада социаль файдаланудагы торак фондын формалаштыру проблемалары һәм перспективалары турында Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов сөйләде.

«Муниципаль берәмлекләрдә социаль наем шартнамәләре буенча торак белән тәэмин итүгә мохтаҗлар исәбенә 41 меңнән артык гаилә тора. Бездә социаль наем буенча хәрәкәт бик зур түгел, бу максатлар өчен аерым торак йортларны төземибез ", - дип билгеләде докладчы.

Фикер алышу барышында Лилия Маврина чиратта торучылар белән проблеманы ничек хәл итәргә кирәклеге белән кызыксынды. Алексей Фролов фикеренчә, торакны түләүсез хосусыйлаштыру мәсьәләсен тамырдан үзгәртергә һәм социаль наймны гамәлгә ашыру өлешендә алымнарны яңадан карарга кирәк.

"Мондый йортлар төзү өчен аерым программа булдырырга, аларның фактурасын, мәйданын, бәясен билгеләргә кирәк. Муниципалитетларның бу максатлар өчен акча әйләнешендәге фонд булырга тиеш», - дип, үз карашы белән уртаклашты ТР Төзелеш министрының беренче урынбасары.

Депутатлар мәгълүматны игътибарга алды.

Аннары Комитет әгъзалары «Татарстан Республикасында күпфатирлы йортларда гомуми мөлкәткә капиталь ремонт ясауны оештыру турында» республика законы мониторингы нәтиҗәләре турында фикер алыштылар. Комитет рәисе Александр Тыгин мониторингның Дәүләт Советы Президиумының 2019 елның 17 декабрендәге йөкләмәсе нигезендә үткәрелүен билгеләп үтте. Эш төркеме оештырылган, анда ТР Дәүләт Советы депутатлары, тармак органнары һәм оешмалары вәкилләре, шулай ук комитет каршындагы эксперт советы әгъзалары кергән.

Закон 2013 елдан бирле гамәлдә. Кабул ителгәннән бирле аңа 9 тапкыр үзгәрешләр кертелгән. Быел республиканың кайбер шәһәрләрендә һәм районнарында комитет тарафыннан үткәрелгән күчмә чаралар, шулай ук гражданнарны кабул итү нәтиҗәләре алга таба капиталь ремонт уздыру системасын үзгәртү кирәклеген раслый. Үткәрелгән чаралар нигезендә закон чыгару һәм хокук куллану характерындагы мәсьәләләрнең шактый булуы  ачыкланган.

Гамәлдәге җитешсезлекләрне бетерү өчен Комитет федераль һәм республика кануннарына үзгәрешләр кертү буенча закон чыгару тәкъдимнәрен әзерләүгә керешкщн. Бүген Комитет утырышында тәкъдим ителгән республика законының беренче проекты капиталь ремонтка кертемнең минималь күләмен билгеләү тәртибен, региональ программаны актуальләштерү тәртибен, шулай ук региональ программаны гамәлгә ашыруның кыска сроклы планнарын формалаштыру һәм раслау тәртибен төгәлләштерүне күздә тота.

Комитет әгъзалары әлеге закон проектын хуплады.

"Закон мониторингы буенча эшне тәмамлап, без киләсе этапка - федераль инициативалар әзерләүгә керешәбез. Бу - барлык кызыксынган хакимият органнарының актив катнашында һәм тармак белән тыгыз хезмәттәшлектә генә гамәлгә ашырылуы мөмкин булган торак законнарына үзгәрешләр кертү буенча эшнең зур катламы», - дип йомгаклады Александр Тыгин.

Парламентарийлар шулай ук «Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм итү фонды турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында» федераль закон проектын Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советының закон чыгару инициативасын хуплады.

Документта гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү максатларында шәхси торак йортлар төзелешенә ярдәм итү фонды акчалары исәбеннән РФ субъектлары бюджетларына финанс ярдәме күрсәтү, шулай ук мондый йортлар, күпфатирлы йортлар һәм блокланган төзелеш йортлары төзү буенча проект документациясен эшләү мөмкинлеге карала.

Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм фонды мәгълүматлары буенча, илдә гомуми мәйданы 19,92 млн. кв.м булган 76 474 күпфатирлы йорт авария хәлендәге дип табылган, аларда 1,17 млн. кеше яши. Авария хәлендәге торак фондының күпчелек өлеше бер катлы һәм ике катлы күпфатирлы  йортларда тәкъдим ителгән, бу авария хәлендәге торак фондының 88,9 процентын тәшкил итә.

Татарстанда 48,50 мең кв.м мәйданлы 164 йорт авария хәлендә дип табылган, аларда 4 меңнән артык кеше яши. Республикада авария хәлендәге торак фондының күпчелек өлешен шулай ук бер катлы һәм ике катлы күпфатирлы  йортлар (72,8 процент) тәшкил итә.

"Без үзебезнең профильле министрлык белән авария хәлендәге торак буенча законнарны үзгәртү буенча өченче омтылыш ясыйбыз. Федераль Төзелеш министрлыгы безне тулысынча хуплый. Без канунның өч аспектын эшләдек. Ләкин өч тәкъдимнең берсен алдык. Шуңа күрә регламент процедуралары бездән бөтенләй яңа проект әзерләүне һәм аны яңадан Хөкүмәт каравына җибәрүне таләп итә ", - дип аңлатты Александр Тыгин.

Утырышта башка мәсьәләләр дә каралды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International