Янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре каралды

2024 елның 26 марты, сишәмбе, 13:27

Бүген Дәүләт Советында Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышы узды, анда депутатлар янгын куркынычсызлыгы һәм янгыннан ирекле саклау турындагы республика законнарын гамәлгә ашыру мәсьәләләрен карадылар, шулай ук җәмәгать судьялары итеп сайлау өчен кандидатураларны хупладылар.

ТР Югары Суды Рәисе вазыйфаларын башкаручы Эдуард Каминский тәкъдиме буенча комитет республиканың кайбер суд участокларына җәмәгать судьяларын сайлау мәсьәләсен карады. Депутатлар Дәүләт Советына өч елга ТР җәмәгать судьялары итеп Юлия Гафурованы (Казан шәһәренең Мәскәү суд районы буенча 7 нче суд участогына) һәм Альфред Хәйретдиновны (Чаллы шәһәренең суд районы буенча 19 нчы суд участогына) сайларга тәкъдим иттеләр.

Парламент комитеты утырышында «Янгын куркынычсызлыгы турында» һәм «ТРда янгыннан ирекле саклау турында» республика законнарын гамәлгә ашыруның барышы турында мәгълүмат белән ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры вазыйфаларын башкаручы Николай Суржко чыгыш ясады.

Министрлык мәгълүматлары буенча, Татарстан территориясендә тәүлек әйләнәсе 1244 кешедән торган 105 янгын сүндерү подразделениесе дежур тора.

Янгынга каршы хезмәт бүлекчәләренең норматив килү вакыты зонасында 1237 авыл торак пункты урнашкан, аларда 399 меңнән артык кеше яши (авыл халкының 45%), шулай ук 65 социаль яклау объекты, 367 мәктәп һәм 338 балалар бакчасы, 93 участок хастаханәсе (ФАП), 190 меңгә якын шәхси йорт бар.

2023 елда янгын сүндерү бүлекчәләре 2,7 мең тапкыр төрле бәла-каза килгән җиргә, шул исәптән 1314 тапкыр янгынга һәм 173 тапкыр юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәләрен бетерүгә чыккан. Янгын зонасыннан һәм юл-транспорт һәлакәтләрен бетерү барышында 22 кеше коткарылган. 

Соңгы өч елда 2 янгын депосы бинасы, 1 җылылык-төтен камерасы файдалануга тапшырылган һәм 83 янгын депосы бинасында ремонт үткәрелгән.

Узган ел мохтаҗ гаиләләр өчен 142 284 йорт хуҗалыгында 421 309 автоном янгын хәбәрчесе бушлай урнаштырылган. Хәбәрчеләр, министрлык вәкилләре билгеләп үткәнчә, алар үз нәтиҗәлелеген күрсәткәннәр. 2016-2023 елларда торак йортларда (фатирларда) булган 112 янгын очрагында, кешеләргә янгын турында вакытында хәбәр ителгән, бу 277 кешенең, шул исәптән 85 баланың гомере саклап калган.

Ирекле янгын күзәтчелеге турындагы республика законын гамәлгә ашыру барышы турында сөйләгәндә, Николай Суржко республикада 1577 җәмәгать янгын күзәтчелеге берләшмәсе, шул исәптән 652 ирекле янгын сүндерү командасы һәм 925 ирекле янгын сүндерү дружинасы булдырылуын билгеләп үтте. Аларның гомуми саны 7 814 кеше тәшкил итә. Ирекле янгын күзәтчелеге бүлекчәләрендә 693 берәмлек янгын сүндерү һәм янгын сүндерү максатларына җайлаштырылган техника, 948 мотопомпа бар. Тәүлек әйләнәсе дежурлыкта 636 берәмлек техника һәм 714 ирекле янгын сүндерүче тора.

Ирекле янгын күзәтчелеге бүлекчәләре 907 торак пунктның иминлеген тәэмин итә, аларда 157 меңнән артык кеше яши.

Республикада янгын куркынычсызлыгы турындагы законнарның уңышлы тормышка ашырылуын билгеләп, Комитет профильле министрлыкка берничә тәкъдим белдерде.

ТР Дәүләт Советы Регламентына үзгәрешләр кертү турындагы мәсьәләне Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһудин тәкъдим итте, ул Дәүләт Советының тиешле карары проекты Дәүләт Советы регламентын «Татарстан Республикасы Конституция советы турында» ТР законына туры китерүгә юнәлдерелгән, дип билгеләп үтте.

Регламент ТР Конституция советы әгъзаларын билгеләү турында 241 нче бүлек һәм 301 нче бүлек белән тулыландырыла, аңа ярашлы рәвештә Дәүләт Советы, аның Президиумы, комитетлары һәм депутатлары Конституция Советына республика законнарының, ТР Рәисенең норматив хокукый актларының, ТР Министрлар Кабинетының, башкарма хакимиятнең башка органнарының, Татарстан муниципаль берәмлекләренең җирле үзидарә органнарының норматив хокукый актларының конституциячеллеге турында сорау белән мөрәҗәгать итәргә хокуклы.

Шулай ук Конституция Советы елына бер тапкыр Дәүләт Советына Татарстан Республикасында конституциячел законлылыкның торышы турында доклад җибәрәчәк.

Комитет утырышында башка мәсьәләләр дә каралды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International