Дәүләт Советының кырык сигезенче утырышы ачылды

2023 елның 19 октябре, пәнҗешәмбе, 10:15

Бүген сәгать унда алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының кырык сигезенче утырышы ачылды.

Утырышның көн тәртибенә, парламент Президиумы карары нигезендә, 30 мәсьәлә кертелгән иде, шул исәптән 17 республика законы проекты, шуларның 15е беренче укылышта, икесе икенче укылышта каралачак.

Сорауларның бер өлешен караганнан соң, 2 ноябрьгә кадәр тәнәфес игълан ителәчәк, ул вакытта утырыш 2024 елга һәм 2025-2026 еллар план чорына республика бюджеты турында закон проектын тикшерү һәм беренче укылышта кабул итү өчен дәвам итәчәк.

Беренче укылышта кайбер республика законнарына үзгәрешләр кертә торган закон проектлары каралачак,  шул исәптән җирле үзидарә, кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү, дәүләт милкен хосусыйлаштыру, Иҗтимагый палата, гражданнарның җыелышлар, митинглар, демонстрацияләр, йөрешләр һәм пикетлар уздыруга хокукларын гамәлгә ашыру шартларын тәэмин итү турында.

Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты тарафыннан "Татарстан Республикасында гражданнарны патриотик тәрбияләү турында" закон проекты кертелде, ул бүген Дәүләт Советында тәкъдим ителмәгән сәяси партияләр вәкилләре катнашында каралачак.

Дәүләт Советы депутатлары көн тәртибенә өстәмә сораулар кертү тәкъдиме белән чыкты. Фикер алышу нәтиҗәсендә Дәүләт Советының кырык сигезенче утырышы көн тәртибе киңәйде һәм 36 сораудан тора:

1. «2023 елга, 2024 һәм 2025 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 489-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

2. «2023 елга, 2024 һәм 2025 еллар план чорына Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 492-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

3. «Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 493-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

4. «Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы квалификация комиссиясе әгъзалары – Татарстан Республикасы Дәүләт Советы вәкилләре турында» Татарстан Республикасы Законының 4 статьясына һәм Татарстан Республикасы Сайлау кодексының 18 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» 482-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

5. «Муниципаль хезмәт турында Татарстан Республикасы кодексының 10 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» 484-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

6. «Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 481-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

7. «Татарстан Республикасы вәкиллекләре турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 494-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

8. «Татарстан Республикасында инновация эшчәнлеге турында» Татарстан Республикасы Законының 2 һәм 15 статьяларына һәм «Татарстан Республикасында сәнәгать сәясәте турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 464-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (II укылыш).

9. «Татарстан Республикасында кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 478-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

10. «Татарстан Республикасы дәүләт мөлкәтен хосусыйлаштыру турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 483-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

11. «Татарстан Республикасында шәһәр төзелеше эшчәнлеге турында» Татарстан Республикасы Законының 18 статьясының үз көчен югалтуын тану хакында» 458-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (II укылыш).

12. «Гражданнарның гаражларга һәм алар урнашкан җир кишәрлекләренә хокуклар алуына бәйле аерым мәсьәләләрне җайга салу турында һәм Татарстан Республикасы Җир кодексының 3 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» Татарстан Республикасы Законының 2 статьясына үзгәреш кертү турында» 480-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

13. «Татарстан Республикасы Экология кодексының 1354 статьясына үзгәрешләр кертү турында» 433-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

14. «Татарстан Республикасында гражданнарның мөрәҗәгатьләре турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 488-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

15. «Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы турында» Татарстан Республикасы Законының 23 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» 474-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

16. «Татарстан Республикасында гражданнарга патриотик тәрбия бирү турында» 479-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

17. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тарафыннан вазыйфага сайлана яисә билгеләп куела торган Татарстан Республикасы дәүләт вазыйфаларын биләүче затларның таныклыклары турында.

18. «Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына үзгәрешләр кертү хакында» федераль закон проектын Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советының закон чыгару инициативасы турында.

19. «Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында» Федераль законның 24 статьясына һәм «Альтернатив граждан хезмәте турында» Федераль законның 4 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» федераль закон проектын Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советының закон чыгару инициативасы турында.

20. Хәсәнов Рөстәм Ринат улының Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында.

21. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты составына үзгәреш кертү турында.

22. «Россия Федерациясе Граждан кодексының дүртенче өлешенә (хокук ияләре билгесез авторлык хокукларының һәм уртак хокукларның аерым объектларыннан файдалану тәртибен билгеләү өлешендә) үзгәрешләр кертү турында» 411043-8 номерлы федераль закон проекты хакында.

23. «Ветеринария турында» Россия Федерациясе Законының 14 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» 441427-8 номерлы федераль закон проекты турында (Россия Федерациясе территориясен чит дәүләтләрдән йогышлы хайван авырулары кертүдән саклау өлешендә).

24. «Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 8.5 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» 410399-8 номерлы федераль закон проекты турында (тулы һәм дөрес экологик мәгълүматны яшереп калган, белә торып бозган яисә үз вакытында хәбәр итмәгән өчен административ җаваплылык чараларын көчәйтү хакында).

25. «Балалы гаиләләргә өстәмә дәүләт ярдәме чаралары турында» 2006 елның 29 декабрендәге 256-ФЗ номерлы Федераль законның 7 һәм 10 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында» 396291-8 номерлы федераль закон проекты турында (сертификат алган затның балигъ булган балаларының, шулай ук  иренең сатып алына торган торакта өлеш бирелүдән баш тарту мөмкинлеге турында һәм башка торак урын сатып алган очракта аларга өлешләр бирү бурычларын үзгәртү хакында).

26. «Россия Федерациясе Салым кодексының икенче өлешендәге 33333 статьясына  үзгәрешләр кертү турында» 441961-8 номерлы федераль закон проекты хакында (дәүләт пошлинасы күләмен үзгәртү өлешендә).

27. «Россия Федерациясе Бюджет кодексының 933 статьясындагы 2 пунктына  үзгәрешләр кертү турында» 398197-8 номерлы федераль закон проекты хакында (муниципаль кыйммәтле кәгазьләр буенча һәм муниципаль берәмлек тарафыннан кредит оешмаларыннан алынган кредитлар буенча бурыч йөкләмәләрен каплау өчен муниципаль берәмлек бюджетына Россия Федерациясе субъекты бюджетыннан бирелә торган бюджет кредитлары өлешендә).

28. «2024 елга, 2025 һәм 2026 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» 485-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

29. «2024 елга, 2025 һәм 2026 еллар план чорына Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында» 486-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

30. «Татарстан Республикасы Экология кодексына үзгәрешләр кертү турында» 490-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

31. «Татарстан Республикасында гражданнарның җыелышлар, митинглар, демонстрацияләр, урам йөрешләре һәм пикетлар уздыру хокукларын гамәлгә ашыру шартларын тәэмин итү турында» Татарстан Республикасы Законының 10 статьясына үзгәреш кертү хакында» 477-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

32. «Татарстан Республикасында янгыннан ирекле саклау турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 487-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

33. 2024 елга Татарстан Республикасы Дәүләт Советында закон проекты эшенең якынча планы проекты турында.

34. Элемтә, мәгълүмат технологияләре һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча идарәсе эшчәнлеге турында мәгълүмат.

35. Хөкүмәт сәгате: «Дәүләт хезмәтләрен һәм муниципаль хезмәтләрне цифрлы форматта күрсәтү турында».

36. Төрлесеннән.

Сессия эшендә республика Премьер-министры Алексей Песошин, Хөкүмәт әгъзалары һәм башка рәсми затлар катнаша. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып бара.  

Утырыш турыдан-туры Дәүләт Советы сайтында, RuTube видеохостингында, ВКонтакте һәм Одноклассники социаль челтәрләрендә парламентның рәсми аккаунтларында трансляцияләнә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International