Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына Юллама белән 14 сентябрьдә мөрәҗәгать итәчәк

2023 елның 7 сентябре, пәнҗешәмбе, 14:05

Бүген Дәүләт Советында парламент Президиумы утырышы узды, анда алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының ике утырышын чакыру турында карар кабул ителде. Парламентның көзге сессиясе 14 сентябрьдә 10 сәгатьтә Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында кырык алтынчы утырышта ачылачак, аның кысаларында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык юллама белән мөрәҗәгать итәчәк . Шул ук көнне 12.00 сәгатьтә Дәүләт Советында парламентның кырык җиденче утырышы узачак. Президиум утырышын Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде.

Дәүләт Советының кырык алтынчы утырышы көн тәртибендә бары тик бер мәсьәлә - «Татарстан Республикасы Рәисенең республиканың эчке һәм тышкы хәле турында Татарстан Республикасы Дәүләт Советына еллык юлламасы». Юллама традицион рәвештә җәмәгатьчелекнең зур кызыксынуын уята, шуңа күрә Дәүләт Советы Президиумы чараны турыдан-туры теле- һәм радиотрансляцияләү турында карар кабул итте.

Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина билгеләп үткәнчә, кырык җиденче утырышның көн тәртибенә комитетлар тәкъдимнәре буенча 18 мәсьәлә кертелә, шул исәптән 12 республика законы проекты һәм бер федераль закон проекты.

Беренче укылышка республиканың Бюджет, Сайлау Һәм Гаилә кодексларына, ТР муниципаль хезмәте турында кодекска, Татарстан Республикасының аерым закон актларына, шулай ук транспорт салымы, җирле референдум, җирле үзидарә, инновацион эшчәнлек, сәнәгать сәясәте, гомуми милеккә капиталь ремонт үткәрүне оештыру,  күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау, автомобиль юллары һәм юл эшчәнлеге, мәгариф һәм башка берничә республика законнарына үзгәрешләр кертүче закон проектлары әзерләнде.

Икенче укылышта Дәүләт милке турындагы республика законының 4 һәм 5 статьяларына үзгәрешләр кертү турындагы закон проекты каралачак.

Кырык җиденче утырыш кысаларында парламентарийлар шулай ук Дәүләт Советының Россия Фән һәм югары белем бирү министры Валерий Фальковка югары белем бирү оешмаларының спорт-сәламәтләндерү лагерьларын реконструкцияләү турындагы мөрәҗәгатен караячак. "Югары белем бирү оешмалары лагерьлары студентларны сәламәтләндерүдә һәм тәрбияләүдә зур роль уйный, әмма аларның матди базасы искергән, территорияләр тәртип урнаштыруга мохтаҗ, - дип билгеләп үтте Лилия Маврина, - шуңа бәйле рәвештә РФ Фән һәм югары белем министрлыгына караган студентлар лагерьларын реконструкцияләү буенча федераль максатчан программа булдыру зарурлыгы туды". 

Дәүләт Советында профильле комитетларның закон чыгару эше һәм чакырылыш дәвамында каралган контроль мәсьәләләр турындагы хисапларын тыңлау дәвам итә. Кырык җиденче утырышта Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты эше турында хисап каралачак.

Утырышта депутатлар шулай ук Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2022 елда Татарстанда мәгарифне үстерү программаларын гамәлгә ашыруның барышы турындагы доклад тыңлаячаклар, аның буенча ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин чыгыш ясаячак.

«Хөкүмәт сәгате» кысаларында Матди булмаган этномәдәни байлык өлкәсендә аерым мәсьәләләрне җайга салу турындагы республика законын гамәлгә ашыруның барышы турында мәгълүматны ТР мәдәният министры Ирада Әюпова тәкъдим итәчәк.

Лилия Маврина Дәүләт Советы утырышында көн тәртибенә өстәмә мәсьәләләр кертелү мөмкинлеген дә кире какмады, аерым алганда, сүз 2024 елга һәм 2025-2026 елларга Татарстан Республикасы бюджетын формалаштыруга бәйле закон проектлары турында бара.

Бүген Президиум утырышында Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең 20 нче номерлы Электротехник бер мандатлы сайлау округы буенча алтынчы чакырылыш Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлауга әзерләнүгә һәм уздыруга бүлеп бирелгән республика бюджеты акчаларын тоту һәм кандидатларның сайлау фондлары акчаларын кабул итү һәм сарыф итү турындагы белешмәләре турында хисабы тәкъдим ителде. Моннан тыш, ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев депутатларга булачак сайлау кампаниясе турында хәбәр итте. Бердәм тавыш бирү көнендә, быелның 10 сентябрендә, республиканың 36 муниципалитетында муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарына депутатлар сайлаулар узачак. 161 депутат мандатына 545 кандидат дәгъва итә. Җирле дәрәҗәдәге сайлау кампаниясен үткәрүне 41 территориаль һәм 177 участок сайлау комиссиясе тәэмин итәчәк. Фәрит Мөхәммәтшин сайлаулар «намуслы һәм чиста» узсын өчен булачак кампанияне оешкан рәвештә уздырырга кушты.      

Президиум утырышында башка мәсьәләләр дә каралды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International