Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты спиртлы продукцияне законсыз сатуга каршы көрәшне көчәйтергә тәкъдим итә

2022 елның 6 декабре, сишәмбе, 11:46

Бүген Законлылык һәм хокук тәртибе комитетының һәм комитет каршындагы эксперт советының уртак утырышы узды. Аның эшендә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашты.

ТР Югары суды Рәисе урынбасары Эдуард Каминский тәкъдиме буенча комитет ТР Арча суд районы буенча 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы вазыйфаларын башкаруны бер елга отставкадагы судья Гөлназ Вәлиевага йөкләү турындагы мәсьәләне карады. Профильле комитет әгъзалары тәкъдим ителгән кандидатураны хуплады.

Комитет утырышында шулай ук ТР Иҗтимагый палатасы составына кандидатуралар каралды. Кандидатларны комитет рәисе урынбасары Александр Чубаров тәкъдим итте. Ул Татарстан Иҗтимагый палатасының вәкаләтләре чоры тәмамлануын искә төшерде, 16 октябрьдә массакүләм мәгълүмат чараларында иҗтимагый палатаның яңа составын формалаштыру процедурасын башлау турында мәгълүмати хәбәр басылып чыкты. Әлеге хәбәр шулай ук Дәүләт Советының рәсми сайтында урнаштырылган. Ай дәвамында иҗтимагый берләшмәләрдән документлар кабул ителде.

Гамәлдәге кануннар нигезендә, Дәүләт Советы Иҗтимагый палата составының өчтән берен (20 кеше) раслый. Билгеләнгән чорда ТР Дәүләт Советына иҗтимагый оешмалардан 29 гариза кергән. Александр Чубаров Дәүләт Советы утырышында рейтинглы тавыш бирү юлы белән тәкъдим ителгән кандидатлардан ТР Иҗтимагый палатасының 20 әгъзасын расларга туры киләчәге турында хәбәр итте.

Комитет Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумына «Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзаларын раслау турында» мәсьәләне парламентның чираттагы утырышы көн тәртибенә кертергә тәкъдим итте.

Бүген комитет утырышында «Административ хокук бозулар турында РФ кодексына үзгәрешләр кертү хакында» федераль закон проектын РФ ФҖ Дәүләт Думасына кертү буенча ТР Дәүләт Советының закон чыгару инициативасы каралды. Куелган закон проектын шәрехләп, Александр Чубаров алкоголь продукциясен легаль булмаган җитештерүгә һәм аларның әйләнешенә каршы һәм халык арасында алкоголь куллануны киметү буенча дәүләт сәясәтенең төп максатларының берсе булуын билгеләп үтте.

2021 елда эчке эшләр органнары тарафыннан 112 җинаять, меңнән артык административ хокук бозу ачыкланган, 207,3 мең литр ялган алкоголь һәм спиртлы продукция алынган. Быел 81 җинаять һәм 315 хокук бозу ачылган, әйләнештән 214,5 мең литр шундый продукция алынган.

Хәзерге вакытта физик затлар өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы алар тарафыннан алкоголь һәм спиртлы азык-төлек продукциясен законсыз саткан очракта гына билгеләнгән. Ә этил спиртын һәм спиртлы башка төр продукцияне саткан өчен нибары, конфискация яки аннан башка гына бер мең биш йөз сумнан ике мең сумга кадәр күләмендә штраф санкциясе генә кулланыла.

Закон проекты тарафыннан этил спиртын һәм спиртлы азык-төлек булмаган продукцияне ваклап саткан өчен физик затларның җаваплылыгын билгеләү тәкъдим ителә. Шул ук вакытта 150 мл га кадәр күләмдәге ислемай, хушбуй, одеколон кебек продукцияне сату,  250 мл га кадәр тән тиресен тәрбияләү чаралары, 450 мл металл аэрозоль савытта спиртлы продукция һәм башкалар, әлеге закон проекты кысаларыннан чыгарыла, дип билгеләп үтелә.

Комитет тиешле карарны кабул итте. Дәүләт Советының закон чыгару инициативасы парламентның якындагы утырышында каралачак.

Комитет утырышында шулай ук «Халыкны һәм территорияләрне гадәттән тыш хәлләрдән яклау турында» Татарстан Республикасы Законының 1 һәм 9 статьяларына һәм «Татарстан Республикасында гражданнар оборонасы турында» Татарстан Республикасы Законының 7 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» Татарстан Республикасы законы проекты, шулай ук «Татарстан Республикасы Конституция суды судьясы үз вәкаләтләрен үтәүне туктаткан таныклык турында» Дәүләт Советы карары һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советында 2023 елга закон проекты эшенең якынча планы проектлары каралды.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International