СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
14
май, 2024 ел
«Мәрхәмәт – Милосердие» берләшмәсе депутатлары Әзербайҗан Республикасының Кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкиле Сабина Алиева белән очраштылар. Бүген республика парламентында узган очрашуда кеше хокуклары һәм ирекләре, гаиләне, аналарны һәм балаларны яклау, киләчәктә уртак хезмәттәшлек турында сөйләштеләр.
13
май, 2024 ел
Дәүләт Думасы депутатлары бүген пленар утырышта Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин тарафыннан РФ Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары һәм урынбасарлары вазыйфасына кертелгән кандидатураларны расладылар. Утырышта видеоэлемтә режимында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
10
май, 2024 ел
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин видеоэлемтә режимында РФ Федераль Собраниесе Дәүләт Думасының пленар утырышында катнашты. Пленар утырыш кысаларында Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе кандидатурасын раслау мәсьәләсе каралды. Бу вазыйфага Россия Президенты Владимир Путин Михаил Мишустинны билгеләргә тәкъдим итте. Депутатлар бертавыштан ил Президентының тәкъдимен хуплады, РФ Хөкүмәте башлыгы вазифасына дәгъва итүче өчен 375 тавыш бирелде.
9
май, 2024 ел
Бүген иртән, Җиңү көнендә, Казандагы Архангел зиратында Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика парламенты депутатлары, Казан мэриясе вәкилләре, Дәүләт Советы Аппараты хезмәткәрләре, Бөек Ватан сугышы ветераннары, иҗтимагый оешма вәкилләре «Сугышчы» монументына, шулай ук сугыш вакытында Казан госпитальләрендә үлгән сугышчы-интернационалистларга истәлек билгесенә веноклар һәм чәчәкләр салдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ