Дәүләт Советы Рәисе Рәхмәт хаты турында нигезләмә

 

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумының  
2020 елның 9 июлендәге 483-VI ДС номерлы
карары белән расланды

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе

Рәхмәт хаты турында нигезләмә

(Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумының 2021 елның 18 ноябрендәге 1191-VI ДС номерлы карары белән кертелгән үзгәрешләрне исәпкә алып)

 

1. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Рәхмәт хаты (алга таба – Рәхмәт хаты) гражданның яисә оешманың нәтиҗәле хезмәте һәм Татарстан Республикасының дәүләт корылышына, социаль-икътисадый һәм мәдәни үсешенә, республиканың иҗтимагый-сәяси тормышында актив катнашуга, Татарстан Республикасында кеше һәм граждан хокукларын һәм ирекләрен яклауга, җирле үзидарәне һәм халыкара багланышларны үстерүгә зур өлеш керткәне өчен, милли иминлек һәм җәмәгать иминлеге өлкәсендәге, хокук тәртибен ныгытудагы уңышлары, актив хәйрия эшчәнлеге, шулай ук Татарстан Республикасы алдындагы башка уңышлары (казанышлары) өчен бүләкләү рәвешләренең берсе булып тора.

2. Рәхмәт хаты белән Россия Федерациясе гражданнары һәм чит ил гражданнары (алга таба – гражданнар), оешмалар бүләкләнә.

3. Рәхмәт хаты белән бүләкләү Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе күрсәтмәсе (алга таба – күрсәтмә) нигезендә башкарыла.

4. Рәхмәт хаты әлеге Нигезләмәгә кушымта нигезендә махсус бланкта рәсмиләштерелә һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе (алга таба – Дәүләт Советы Рәисе) тарафыннан имзалана.

5. Рәхмәт хаты белән бүләкләү турында күрсәтмә һәм Рәхмәт хатының тексты ике дәүләт теленең берсендә рәсмиләштерелә.

6. Бер оешманың берничә хезмәткәрен Рәхмәт хаты белән бүләкләү турында үтенечнамә (алга таба шулай ук – үтенечнамә) кергән очракта, бер күрсәтмә рәсмиләштерү рөхсәт ителә.

7. Дәүләт Советы Рәисенә үтенечнамә белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты (депутатлары), Татарстан Республикасы дәүләт органы, федераль дәүләт хакимияте органының территориаль органы, Татарстан Республикасының муниципаль районы (шәһәр округы) башлыгы, оешма (дәүләт учреждениеләреннән һәм муниципаль учреждениеләрдән, унитар предприятиеләрдән тыш), иҗтимагый берләшмә, индивидуаль эшкуар (алга таба – бүләкләү инициаторы) мөрәҗәгать итәргә хокуклы.

Татарстан Республикасы дәүләт учреждениеләре, Татарстан Республикасы дәүләт унитар предприятиеләре үтенечнамә белән гамәлгә куючы вәкаләтләрен башкаручы Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары йә, гамәлгә куючы вәкаләтләрен башкаручы Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органы белән килештереп, шушы учреждение яисә предприятие урнашкан территориядәге Татарстан Республикасының муниципаль районы (шәһәр округы) башлыгы аша мөрәҗәгать итәләр.

Муниципаль учреждениеләр, муниципаль унитар предприятиеләр үтенечнамә белән Татарстан Республикасының тиешле муниципаль районы (шәһәр округы) башлыгы аша мөрәҗәгать итәләр.

(7 пункт Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумының 2021 елның 18 ноябрендәге 1191-VI ДС номерлы карары редакциясендә)

8. Үтенечнамә электрон рәвештә Татарстан Республикасының электрон документ әйләнешенең бердәм ведомствоара системасы (алга таба – Система) аша кертелә. Әгәр бүләкләү инициаторлары Системага тоташтырылмаган булса, үтенечнамә һәм аңа материаллар Татарстан Республикасы Дәүләт Советына кәгазьдә дә кертелергә мөмкин.

9. Үтенечнамә текстында Рәхмәт хаты белән бүләкләүгә тәкъдим ителә торган гражданның фамилиясе, исеме, шулай ук атасының исеме (булганда), оешманың, иҗтимагый берләшмәнең исеме, шулай ук Рәхмәт хаты белән бүләкләү өчен нигезләр күрсәтелә.

10. Гражданны бүләкләү турындагы үтенечнамәгә гариза кәгазе һәм персональ белешмәләрне эшкәртүгә ризалык кәгазе кушып бирелә.

Оешманы бүләкләү турындагы үтенечнамәгә гариза кәгазе һәм аның эшчәнлеген күрсәтә торган документлар кушып бирелә.

Гражданнарны һәм оешмаларны бүләкләүгә гариза кәгазьләре, персональ белешмәләрне эшкәртүгә ризалык кәгазьләре формалары, шулай ук оешманың эшчәнлеген күрсәтә һәм бүләкләү турындагы үтенечнамәгә кушып бирелә торган документлар исемлеге Дәүләт Советы Рәисе күрсәтмәсе белән раслана.

Үтенечнамәгә гражданның яисә оешманың Татарстан Республикасы алдындагы уңышларын (казанышларын) раслый торган башка документлар да кушып бирелергә мөмкин.

11. Гариза кәгазен тутырганда нинди дә булса кыскартмалар, аббревиатуралар, төгәлсезлекләр һәм төзәтүләр рөхсәт ителми.

12. Гариза кәгазендә һәм үтенечнамәгә кушып бирелә торган документларда күрсәтелгән белешмәләрнең дөреслеге өчен бүләкләү инициаторы җаваплы була.

13. Үтенечнамәне карау һәм Рәхмәт хатын әзерләү үтенечнамә кергән көннән алып 30 көннән дә күбрәк булмаган вакытта башкарыла.

14. Дәүләт Советы Рәисе йөкләмәсе буенча үтенечнамәне карау Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Рәхмәт хаты белән бүләкләү турындагы мәсьәләләрне карау комиссиясе (алга таба – Комиссия) тарафыннан гамәлгә ашырыла. Комиссия турындагы нигезләмә һәм аның составы Дәүләт Советы Рәисе күрсәтмәсе белән раслана. 

15. Комиссия гражданны Рәхмәт хаты белән бүләкләү турындагы үтенечнамәне әлеге Нигезләмәнең 1 пунктында каралган нигезләрне, оешмадагы (индивидуаль эшкуардагы) эш стажын, Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре, Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарының һәм (яисә) Татарстан Республикасында җирле үзидарә органнарының бүләкләүләре һәм (яисә) бүләкләре булуны исәпкә алып карый. (Беренче абзац Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумының 2021 елның 18 ноябрендәге 1191-VI ДС номерлы карары редакциясендә)

Үтенечнамәне караганда Комиссия бүләкләүгә тәкъдим ителгән граждан яисә оешма буенча өстәмә мәгълүмат соратып алырга мөмкин.

16. Үтенечнамәне карау нәтиҗәләре буенча Комиссия Дәүләт Советы Рәисенә Рәхмәт хаты белән бүләкләү турында тәкъдим кертә йә үтенечнамәне кире кагу турында кабул ителгән карар хакында Дәүләт Советы Рәисенә хәбәр итә.

17. Үтенечнамә Комиссия тарафыннан түбәндәге очракларда кире кагыла:

1) Рәхмәт хаты белән бүләкләү өчен әлеге Нигезләмәнең 1 пунктында каралган нигезләрнең булмавы;

2) үтенечнамәдәге һәм аңа кушып бирелгән документлардагы белешмәләрнең дөрес булмавы һәм (яки) тулы булмавы ачыклану;

3) Рәхмәт хаты белән бүләкләүгә тәкъдим ителгән затның вафат булуы яисә оешманың бетүе;

4)  Рәхмәт хаты белән бүләкләүгә тәкъдим ителгән гражданга карата җинаять эше ачылу йә, җинаять эше башка затларга карата яисә җинаять билгеләре булган гамәлләр кылу факты буенча  ачылган булса, аның гаепләнүче буларак җәлеп ителүе;

5) үтенечнамәнең әлеге Нигезләмәдә каралган тәртипне һәм шартларны бозып кертелүе.

Бүләкләү турында үтенечнамәнең юбилей даталарына гына бәйле рәвештә булуы рөхсәт ителми.

18. Үтенечнамә кире кагылган очракта, Комиссия бу хакта  инициаторга хәбәр итә һәм кертелгән үтенечнамәне һәм аңа кушып бирелгән документларны аңа кире кайтара.

19. Рәхмәт хаты бланкларын исәпкә алу һәм саклау Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Аппаратының Документлар белән тәэмин итү идарәсе тарафыннан билгеләнгән тәртиптә гамәлгә ашырыла.

20. Рәхмәт хаты аңа кул куелган көннән алып бер ай эчендә Дәүләт Советы Рәисе тарафыннан йә аның йөкләмәсе буенча Дәүләт Советы Рәисе урынбасарлары, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Секретаре, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары, башка вазыйфаи затлар тарафыннан тапшырыла. (20 пункт Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумының 2021 елның 18 ноябрендәге 1191-VI ДС номерлы карары редакциясендә)

21. Үз көчен югалтты. – Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумының 2021 елның 18 ноябрендәге 1191-VI ДС номерлы карары

22. Рәхмәт хаты югалган очракта, дубликат бирелми.

 

__________________________

 

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы
Рәисе Рәхмәт хаты турында нигезләмәгә кушымта

 

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе
Рәхмәт хаты тасвирламасы

 

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Рәхмәт хаты вертикаль урнашкан А4 форматындагы (210 мм х 297 мм) калын кәгазь битеннән гыйбарәт.

Битнең алгы ягында периметр буенча кырыйдан 1,5 мм ераклыкта алтын белән басып төшерелгән 17 мм киңлектәге орнамент урнаштырылган. Өске якта уртада кырыйдан 30 мм ераклыкта Татарстан Республикасы Дәүләт флагы төсләрендә ясалган тасма ясалган, аның үзәгендә Татарстан Республикасы Дәүләт гербы сурәтләнгән.

Үзәктән астарак Татарстан Республикасы Дәүләт гербыннан 12 мм ераклыкта ике юлга 3 мм биеклектәге алтын төстәге хәрефләр белән «Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе» сүзләре урнаштырылган. Баш хәрефнең биеклеге – 5 мм.

Алга таба «Дәүләт Советы Рәисе» сүзләреннән 15 мм астарак бер юлга 9 мм биеклектәге алтын төстәге хәрефләр белән басылган «Рәхмәт хаты» сүзләре бастырып язылган.

Астарак 6 мм (баш хәреф), 4 мм (юл хәрефе) биеклектәге кара төстәге хәрефләр белән бүләкләнүче затның вазыйфасы, фамилиясе, исеме һәм атасының исеме бастырып языла.

Алга таба 10 мм астарак 5 мм (баш хәреф) һәм 3 мм (юл хәрефе) биеклектәге кара төстәге хәрефләр белән бүләкләнүче казанышларының кыскача тасвирламасы бастырып языла.

Тексттан астарак Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе имзасы куела.

Алга таба аста уртада түбәндәге реквизитлар бастырып языла: 3 мм (баш хәреф) һәм 2 мм (юл хәрефе) биеклектәге кара хәрефләр белән «Казан» сүзе, дата.

Рәхмәт хатының барлык язулары һәм тексты Татарстан Республикасының ике дәүләт теленең берсендә башкарыла.

Рәхмәт хаты багет кысага пыяла астына урнаштырыла.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International