Татарстан Республикасы дәүләт флагы яшел, ак һәм кызыл төстәге горизонталь буйлардан торган туры почмаклы тукымадан гыйбарђт. Ак буй флаг киңлегенең 1/15 өлешен тәшкил итә, ул яшел (ачык яшел кобальт) һәм кызыл (ачык кызыл кадмий) төстәге бертигез киңлектәге буйлар арасына урнаша. Яшел буй өстә була. Флаг иңенең буена чагыштырмасы – 1:2. Татарстан Республикасы дәүләт флагының авторы –Т. Г. Хаҗиәхмәтов. |