Бюджет турындагы закон проекты Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында каралды

2023 елның 17 октябре, сишәмбе, 15:24

Бүген Дәүләт Советында Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышы узды, анда депутатлар 2024 елга, 2025 һәм 2026 еллар план чорына ТР бюджеты турында закон проектын, шулай ук гамәлдәге экологик һәм җир законнарына үзгәрешләр кертүне күздә тоткан республика һәм федераль закон проектларын тикшерделәр. Утырыш эшендә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашты.

Утырышны ачып, Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев «2024 елга һәм 2025 һәм 2026 еллар план чорына ТР бюджеты турында» гы закон проекты Дәүләт Советы сайтында урнаштырылганын искәртте. Хәзерге вакытта закон проекты парламент комитетларында профильле юнәлешләр буенча карала, ә 19 октябрьдә парламент тыңлауларында каралачак.

2024 елга, 2025 һәм 2026 еллар план чорына Татарстан Республикасының Социаль-икътисадый үсеше фаразын һәм бу елларга республика бюджеты проектын Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары Олег Пелевин һәм Татарстан Республикасы финанс министры урынбасары Марат Фәйзрахманов тәкъдим итте.

Докладчылар сүзләренә караганда, 2024 елда ТР тулай төбәк продукты күләме, фаразлар буенча, узган елга карата чагыштырма бәяләрдә 102,2% тәшкил итәчәк (4 трлн. 24,5 млрд.сум). 2024 елда сәнәгать җитештерүе индексының үсеше 102,5% ка кадәр фаразлана. 2024 елга ТР бюджетының керем өлешенең гомуми суммасы 383 млрд.929,5 млн. сум күләмендә фаразлана, 2025 елга – 387,2 млрд. сум, 2026 елга – 412,5 млрд. сум. Республика бюджетының чыгым өлеше 2024 елда 383 млрд.929,5 млн. сум, 2025 елда 399,7 млрд. сум һәм 2026 елда 431 млрд. 325,5 млн. сум тәшкил итәчәк.

Утырышта «Минераль-чимал базасын торгызу», «Авыл хуҗалыгы һәм балыкчылык», «Су хуҗалыгы», «Урман хуҗалыгы», «Илкүләм икътисад» бүлекләре, «Әйләнә-тирә мохитне саклау», «Санитар-эпидемиологик иминлек» һәм башка чыгым статьялары анализланды.

Фикер алышу барышында Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов терлекчелек тармагы үсеше фаразы, аерым алганда, сөткә сатып алу бәяләре мәсьәләләрен җайга салу перспективалары белән кызыксынды, авыл хуҗалыгы предприятиеләре акцияләренә дивидендлар күләме кимүгә игътибар юнәтте.

Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Таһир Һадиев туфракны известьлаштыру буенча эшләрне субсидияләү мәсьәләләрен карарга, сөт җитештерүчеләргә ярдәм итәргә, шулай ук республикада әйләнә-тирә мохитне саклау һәм туризмны үстерү программалары кысаларында Казансу елгасында суның оптималь дәрәҗәсен саклау проблемасына игътибар итәргә тәкъдим итте. Ул шулай ук республика башкарма хакимияте органнарына бакчачыларга ярдәм итүнең финанс чараларын берләштерергә һәм аларны нәтиҗәлелеген арттыру максатыннан бер ведомство карамагына тапшырырга тәкъдим итте.

Дәүләт Советы депутаты Николай Атласов табигатьне саклау эшчәнлеген финанслау күләме һәм предприятиеләрнең экологик түләүләре күләме белән кызыксынды.

Фикер алышу нәтиҗәләре буенча Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты әгъзалары «2024 елга, 2025 һәм 2026 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» закон проектын хупладылар.

Бүген комитет утырышында гражданнарның гаражларга хокукларын һәм алар урнашкан җир кишәрлекләрен сатып алуга бәйле аерым мәсьәләләрне җайга салу турында республика Законының 2 статьясына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты һәм ТР Җир кодексының 3 статьясына үзгәрешләр кертү турында республика закон проекты каралды.

Закон проекты белән муниципаль районнар җирле үзидарә органнарының Күчемсез мөлкәтнең бердәм дәүләт реестрында хокуклар теркәлмәгән гаражларга һәм алар урнашкан җир кишәрлекләренә карата кадастр эшләрен яисә комплекслы кадастр эшләрен башкаруны тәэмин итү хокукы беркетелә. Закон проекты профильле комитет тарафыннан хупланды һәм Дәүләт Советы утырышында беренче укылышта карау өчен тәкъдим ителде.

Комитет утырышында башка мәсьәләләр дә каралды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International