Фәрит Мөхәммәтшин: "Илһам Шакиров иҗаты безнең халыкларны берләштерә"

2019 елның 13 ноябре, чәршәмбе, 18:02

Татарстан Дәүләт Советы Фәрит Мөхәммәтшин Илһам Шакиров иҗаты тулы бер буын, ә иҗади мирасы Татарстан һәм Башкортстанның тугандаш халыкларының уртак байлыгы дип саный. Бу фикерен ул Уфада Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, бөек татар җырчысы Илһам Шакировны искә алу кичәсендә әйтте.

Уфаның «Башкортстан» концертлар залында Рәшит Ваһапов исемендәге халыкара татар җыры фестивале кысаларында концерт Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән оештырылган. Кичәгә килүчеләрне Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыены - Корылтае Рәисе Константин Толкачев сәламләде. 

Концерт алдыннан Татарстан һәм Башкортстан парламентлары рәисләре татар халык шагыйре Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды. Һәйкәл Уфада агымдагы елның апрелендә Башкортстан Республикасында Татарстан Республикасы көннәрен үткәргән вакытта ачылды.

Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, мондый кичәләрне уздыру зур әһәмияткә ия, чөнки мәдәни элемтәләрне ныгыта, ике республиканың рухи тормышын баета. Мисал итеп, ул үз вакытында радиоалгычлар янына җыелып, Татарстан радиосы эфирында яңгыраган татар-башкорт концертларын бөтен гаиләсе белән рәхәтләнеп тыңлаулары турында сөйләде.

«Без Фәридә Кудашева, Илфак Смаковның җырларын яратып тыңладык, ә Илһам Шакиров һәм Әлфия Авзалованың исемнәрен барлык башкорт һәм татар гаиләләрендә дә беләләр иде! Бу безнең халыкларны берләштерүче фактор булып хезмәт итте», - диде ул.

Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыены - Корылтае Рәисе Константин Толкачев татар телендә сәламләде. «Илһам Шакиров һәрвакыт яраткан башкаручы булды һәм шулай булып кала да, - диде ул. Аның иҗатын бер тарихи язмыш, менталитет һәм мәдәни традицияләр белән берләштерелгән тугандаш халык аңлап кабул итә».

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International