КПРФ фракциясе "сугыш балалары" дигән хокукый статусны билгеләргә тәкъдим итә

2024 елның 25 апреле, пәнҗешәмбе, 13:20

Бүген КПРФ фракциясенең матбугат конференциясендә аның җитәкчесе Хафиз Миргалимов республика массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә "сугыш балалары" статусын билгеләүне һәм мондый статустагы ветераннарга социаль ярдәм күрсәтүне күздә тоткан закон проектын әзерләү буенча Дәүләт Советында коммунист-депутатлар берләшмәсе эше турында сөйләде. Журналистлар шул юнәлештәге төбәк законнарын кабул иткән РФ субъектлары тәҗрибәсе белән кызыксындылар.

КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов сүзләренчә, "сугыш балаларына" ярдәм итү турындагы закон илнең кайбер республикаларында һәм өлкәләрендә кабул ителгән һәм гамәлдә. "Алар ташламалар һәм дәүләт ярдәменең башка чаралары бирүнең төрле формаларын күздә тота, - диде парламентарий, - шул исәптән пенсиягә ай саен өстәмә түләү, торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен түләү буенча ташламалар, дарулар белән тәэмин итүдә ярдәм итү, җәмәгать транспортында йөрүгә субсидияләр һәм башкалар. "Сугыш балалары" статусын билгеләгәндә, төбәкләр шундый категориясенә кергән кешеләрнең туган елларын да төрлечә билгеләгәннәр. Татарстан Дәүләт Советында КПРФ фракциясе 1923 елдан 1945 ел ахырына кадәр туган кешеләрне "сугыш балалары" дип санарга тәкъдим итә.

Хафиз Миргалимов журналистларга шулай ук КПРФ фракциясенең әлеге юнәлештә парламентның Социаль сәясәт  комитеты белән конструктив хезмәттәшлеге турында хәбәр итте.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International