Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты

Комитет закон проекты эшен башкара, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы карамагындагы мәсьәләләрне алдан карый һәм әзерли, Татарстан Республикасы законнарының һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы норматив хокукый актларының үтәлешен һәм башкарылышын түбәндәге төп юнәлешләр буенча тикшереп тора:

1) торак законнары (торак өлкәсендә социаль ярдәм чараларын бирү мәсьәләләреннән тыш);

2) Татарстан Республикасында шәһәр төзелеше һәм төзелеш мәсьәләләре;

3) Татарстан Республикасы торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре, шул исәптән энергияне саклау өлкәсендә;

4) каты коммуналь калдыклар белән аларны җыю һәм транспортировкалау өлешендә эш итү;

5) транспорт мәсьәләләре, шул исәптән энергия ресурсларын транспортировкалау мәсьәләләре;

6) юл хуҗалыгы һәм логистика;

7) тариф сәясәте;

8) комитет каравына кертелгән башка мәсьәләләр.

Комитет составы

Комитет җитәкчелеге

Егоров
Андрей Юрьевич

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе

Садриев
Камил Гайнетдин улы

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе урынбасары

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International