Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты

Комитет закон проекты эшен башкара, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы карамагындагы мәсьәләләрне алдан карый һәм әзерли, Татарстан Республикасы законнарының һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы норматив хокукый актларының үтәлешен һәм башкарылышын түбәндәге төп юнәлешләр буенча тикшереп тора:

1) Татарстан Республикасы территориясендә законлылык, хокук тәртибе, иҗтимагый иминлек тәэмин итүнең закон чыгару аспектлары, шул исәптән күрсәтелгән өлкәләрдә гражданнар хокукларын яклау;

2) коррупциягә каршы көрәш буенча закон чыгару аспектлары;

3) хокук бозуларны профилактикалау һәм иҗтимагый тәртипне саклау;

4) суд һәм хокук саклау органнары кадрлары;

5) Татарстан Республикасында Татарстан Республикасы Конституция суды, Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары, суд бергәлеге органнары, адвокатура, нотариат эшчәнлеге мәсьәләләре;

6) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил эшчәнлеге мәсьәләләре;

7) административ хокук бозулар турында законнар;

8) гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе;

9) янгын куркынычсызлыгы һәм һәлакәттән коткару хезмәтләренең һәм һәлакәттән коткару формированиеләренең эшчәнлеге;

10) Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Регламенты мәсьәләләре;

11) граждан җәмгыяте институтларының Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары белән үзара эшчәнлеген үстерү;

12) миграция сәясәте;

13) хокукый культураны формалаштыруга ярдәм итү;

14) Татарстан Республикасының хокукый системасын үстерү һәм законнарны системалаштыру мәсьәләләре, Татарстан Республикасы Дәүләт Советында чираттагы елга закон проекты эшенең якынча планы проектын төзү;

15) комитет каравына кертелгән башка мәсьәләләр.

Комитет составы

Комитет җитәкчелеге

Яһудин
Шакир Шәяхмәт улы

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе

Чубаров
Александр Анатольевич

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International