Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты

Комитет закон проекты эшен башкара, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы карамагындагы мәсьәләләрне алдан карый һәм әзерли, Татарстан Республикасы законнарының һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы норматив хокукый актларының үтәлешен һәм башкарылышын түбәндәге төп юнәлешләр буенча тикшереп тора:

1) табигать ресурслары һәм табигатьтән файдалану, шул исәптән җир асты байлыкларыннан файдалану, урманнан файдалану һәм урманнарны торгызу, судан файдалану;

2) җир турында законнар;

3)  әйләнә-тирә мохитне саклау, шул исәптән су ресурсларын, җир асты байлыкларын, туфракны, урманнарны, атмосфера һавасын, хайваннар һәм үсемлекләр дөньясын саклау; махсус сакланылучы табигать территорияләре;

4) халыкның санитария-эпидемиология иминлеге;

5) халыкны һәм территорияләрне табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләрдән яклау;

6)  экологик экспертиза;

7)  аучылык һәм аучылык хуҗалыклары, балыкчылык хуҗалыклары;

8) җитештерү һәм куллану калдыклары (каты коммуналь калдыкларны җыюдан һәм транспортировкалаудан тыш);

 9) халыкка экологик белем һәм тәрбия бирү;

10) агросәнәгать комплексы;

11) азык-төлек сәясәте;

12) коммерциягә карамаган бакчачылык яисә яшелчәчелек ширкәтләре;

13) ветеринария эше;

14) комитет каравына кертелгән башка  мәсьәләләр.

Комитет составы

Комитет җитәкчелеге

Хамаев
Азат Кыям улы

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе

Һадиев
Таһир Галимҗан улы

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International