Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты

Комитет закон проекты эшен башкара, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы карамагындагы мәсьәләләрне алдан карый һәм әзерли, Татарстан Республикасы законнарының һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы норматив хокукый актларының үтәлешен һәм башкарылышын түбәндәге төп юнәлешләр буенча тикшереп тора:

1) бюджет корылышы һәм бюджет процессы;

2) бюджетара җайга салу;

3) чираттагы финанс елына һәм план чорына Татарстан Республикасы  бюджеты һәм аның үтәлеше турында хисап;

4) Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты һәм аның үтәлеше турында хисап;

5) Татарстан Республикасы бюджеты һәм Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты үтәлешенә контроль;

6) салымнар һәм җыемнар турында законнар;

7) Татарстан Республикасы Хисап палатасын төзү һәм аның эшчәнлеге;

8)  комитет каравына кертелгән башка мәсьәләләр.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International