«Мәрхәмәт – Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе

Татарстан Республикасы Дәүләт Советында «Мәрхәмәт – Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе үзенең эшчәнлеген  2009 елдан алып бара.

Хатын-кыз депутатлар үз эшчәнлекләрендә аналар һәм балалар, гаилә һәм никах  институтларын социаль яклау мәсьәләләренә аеруча игътибар бирәләр. Берләшмә эшчәнлегендә «заманча сәламәтлек саклау», «сыйфатлы белем бирү», «дәүләт тарафыннан аеруча кайгыртуга мохтаҗ балалар», «дәүләтнең гаилә һәм демографик сәясәте» кебек юнәлешләр аерылып тора. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комитетлары, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, министрлыклар һәм ведомстволар, дәүләт структуралары һәм гражданлык җәмгыяте институтлары җитәкчеләре катнашында узган утырышларда, эш киңәшмәләрендә,  «түгәрәк өстәлләрдә», аралашу  мәйданчыкларында әлеге мәсьәләләргә багышлап даими рәвештә фикер алышулар үткәрелә.

Берләшмә эшчәнлеге закон чыгару инициативаларын, илкүләм проектларны һәм партия проектларын гамәлгә ашыруга ярдәм итүне, социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмаларның попечительләр һәм күзәтчелек советлары эшчәнлегендә катнашуны, аз тәэмин ителгән һәм социаль якланмаган республика халкының проблемаларын хәл итү юлларын эзләүне үз эченә ала.

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил белән берлектә үткәрелә торган «Хатын-кыз игътибары» телефон «кайнар линиясе» бик уңышлы чара булып тора. Шулай ук район һәм шәһәр хатын-кыз депутатлар берләшмәләре җитәкчеләре өчен үткәрелә торган белем бирү семинарларында да актуаль темалар карала.

  «Кадерле ветераныбыз» («Дорогой наш ветеран»), «Бергәләп булдырабыз» («Сможем вместе»), «Без бергә!» («Мы вместе!») социаль-гуманитар проектларына, «Татарстан энҗесе» («Жемчужина Татарстана»), «Нечкәбил», «Кулга кул тотыныйк, дусларым!» («Возьмемся за руки, друзья») республика конкурсларына, Балаларны яклау көненә, Яңа ел бәйрәмнәре чараларына  хәйриячеләрне җәлеп итү куанычлы  нәтиҗәләр бирде.

«Мәрхәмәт – Милосердие»  берләшмәсе үзенең эшчәнлеге аша лидер хатын-кызлар, хатын-кыз оешмалары, закон чыгару һәм башкарма хакимият органнары, иҗтимагый оешмалар өчен гуманитар багланышлар, аң-белем тарату, хәйриячелек эшчәнлеге юнәлешләрен үстерү, җәмгыять тормышында социаль әһәмияткә ия мәсьәләләрне хәл итү буенча кирәкле булган аралашу, фикер алышу, уртаклашу мәйданчыгы булырга омтыла.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International