«КПРФ» депутат фракциясе

Алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советында «Россия Федерациясе Коммунистлар партиясе» фракциясе Татарстан Республикасы Дәүләт Советында мөстәкыйль депутат берләшмәсе булып тора (КПРФ фракциясе). КПРФ фракциясе 2019 елның 13 сентябрендә оешты.  Фракция Россия Федерациясе Коммунистлар партиясенең Татарстан региональ бүлеге сайлау берләшмәсенең бердәм республика  исемлеге составында Татарстан Республикасы Дәүләт Советына сайланган депутатлардан төзелә.  Аның составына 6 депутат керде.

Партия уставы нигезендә  фракциянең Президиумы сайланды.

Фракция эшчәнлеге Россия Федерациясе Конституциясе, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы норматив хокукый актлары, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Регламенты, «Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты статусы турында» Татарстан Республикасы Законы, шулай ук 2019 елның 13 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советында КПРФ фракциясе карары белән расланган «Татарстан Республикасы Дәүләт Советында «Россия Федерациясе Коммунистлар партиясе» фракциясе турында» нигезләмәгә таянып башкарыла.

Фракция үз эшчәнлегендә «Россия Федерациясе Коммунистлар партиясе» сәяси партиясе уставына һәм программасына, Россия Федерациясе Коммунистлар партиясенең Татарстан региональ бүлеге сайлау берләшмәсенең сайлау алды программасына, шулай ук билгеләнгән тәртиптә Россия Федерациясе Коммунистлар партиясенең Татарстан региональ бүлеге тарафыннан кабул ителгән тәкъдимнәргә таяна. Фракция депутатлары үз эшчәнлекләрен Россия Федерациясе дәүләт хакимияте органнары, Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимияте органнары, җирле үзидарә органнары, шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советының комитетлары, комиссияләре һәм депутат берләшмәләре белән хезмәттәшлектә гамәлгә ашыра.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советында КПРФ фракциясенең төп максаты  – Россия Федерациясе Коммунистлар партиясенең Татарстан региональ бүлеге сайлау берләшмәсенең сайлау алды программасын, сайлаучылардан килгән наказларны, Россия Федерациясе Коммунистлар партиясенең программа максатларын парламентның эш ысулларын һәм рәвешләрен кулланып гамәлгә ашыру.

Tелефон: (843) 267-64-45 E-mail: kprf.gsrt@tatar.ru
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International