Татарстан Халыклар ассамблеясы советы Президиумының зональ утырышлары Чаллыдан башланды

2021 елның 6 апреле, сишәмбе, 17:17

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Чаллыга эшлекле сәфәр кылды. Биредә Татарстан Халыклар ассамблеясы советы президиумының күчмә утырышы узды. Бөтен республика күләмендә алты зона киңәшмәсе үткәреләчәк. Аларда милләтара мәсьәләләрне хәл кылуның уңай тәҗрибәсе, шулай ук Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысасында чараларны тормышка ашыруның барышы турында сөйләшәчәкләр.

Халыклар ассамблеясы советы президиумының тәүге күчмә утырышын Чаллыда уздыру очраклы түгел. Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, автокалада милләтара һәм конфессияара татулыкны саклау, үстерү мәсьәләләре буенча зур эш алып баралар.

– Татарстанда бу бурычларның мөһимлеген аңлыйлар. Бу җитди эшкә дәүләт һәм муниципаль хакимият, иҗтимагый оешмалар да җәлеп ителә. Республика шәһәрләре һәм районнарында дәүләт милли сәясәтен тормышка ашыру белән җентекләбрәк танышырга, бу өлкәдә  уңай тәҗрибә алышырга ниятлибез. Кимчелекләрне да ачыкларга, аларны хәл кылу юлларын табарга кирәк булачак, – диде ул. – Милләтара татулык һәм тынычлыкның һәр халык өчен иң мөһим кыйммәтләр булып торуын аңлыйбыз. Безнең төп максат – кече һәм зур Ватаныбызга мәхәббәт хисләре тәрбияләү, милләтара тынычлык-татулыкны, ватанпәрвәрлекне ныгыту.

Ул алда торучы халык санын алуда катнашуның мөһимлеген, чөнки аның нигезендә дәүләт программалары булдырылачагын билгеләп үтте. Моннан тыш VIII чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлауның агымдагы елда мөһим вакыйга буласын искә төшерде.

Утырыш барышында Халыклар ассамблеясының Чаллыдагы филиалы җитәкчесе Виталий Агапов милли-мәдәни автономияләр эшчәнлегенә грант-финанс ярдәмен көчәйтүне сорады. Фәрит Мөхәммәтшин әлеге мәсьәләгә зур игътибар кирәклеге белән килеште. Бу Дуслык йортларына, Ассамблеяның республика муниципалитетларындагы филиалларына эшләрен нәтиҗәлерәк алып бару мөмкинлеге бирәчәк, диде ул.

Татарстан Халыклар ассамблеясы 246 милли-мәдәни оешманы, Чаллы һәм Түбән Камадагы 2 филиалны, ассамблеяның 27 вәкилллеген, 8 Дуслык йортын, 4 халыклар дуслыгы үзәген, яшьләр ассамблеясын берләштерә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International